Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канадада татарлар чәкчәк пешереп сата башлаган


Эльвина Черепович (у) белән Марина Абдуллина Монреальдә татар оешмасында актив эшчәнлек алып бара
Эльвина Черепович (у) белән Марина Абдуллина Монреальдә татар оешмасында актив эшчәнлек алып бара

Татар ризыгы әлегә Монреальдә сатыла, әмма чәкчәкне җитештерә башлаган татар хатын-кызлары аны Канаданың башка шәһәрләрендә һәм АКШта сатуны оештыруны максат итеп куйган.

Канаданың Монреаль шәһәрендә яшәүче Эльвина Черепович белән Марина Абдуллина берничә ай элек чәкчәк пешереп сату эшенә тотынган. Икесе дә татар оешмасының актив ханымнары. Алар һәр татарның табынында булган чәкчәк башка халыкларның да яраткан татлы ризыгына әверелә ала дип саный. Татар чәкчәген күчтәнәчкә дә сатып алу җайлы, тәме дә үзенчәлекле, саклану вакыты да озын дип санап китә алар. Азатлык Канадада башланган бизнесның үзенчәлекләре, чәкчәк нинди рецепт белән ясалганын һәм аны кайда, ничек итеп сатулары турында сорашты.

Башта бу эшкә тотынган хатын-кызлар белән танышыйк. Эльвина Черепович чыгышы белән Чиләбе өлкәсендәге Кунашак бистәсеннән. Шунда туып-үскән, белем алган, әти-әнисе, туганнары да шунда яши. Соңгы елларны Мәскәүдә яшәгән, һөнәре белән бизнес-аналитик, төрле стартапларны тормышка ашыру эше белән акча эшләгән. Игезәк уллары бар. Берничә ел элек ул күптәнге хыялын — Канадада яшәү, чит илдә үзен сынап карауны тормышка ашырган.

Аның сүзләренә караганда, килү белән ул татарларны эзли башлаган, ә Монреальдә татар мәхәлләсе оешкан төстә яши. Балалары белән Сабантуйга йөри башлаган, башка чараларда да катнашкан.

Марина Абдуллина исә тумышы белән Чаллыдан. Ул — керәшен татары. Ире — татар. Белеме белән филолог. Канадада яшәү тәҗрибәсе зуррак, аның гаиләсе белән илдә чыгып китүенә ике дистә елдан артык. Марина ире белән бергә Монреаль татар берләшмәсенең эшен алып бара, аның ире президент вазифасында, Марина аңа ярдәм итә. Күпчелек чараларны оештыру аларның гаиләсе җилкәсенә төшкән. Марина Канадада педагог булып эшли.

Монреальдә татарлар сатуга чәкчәк җитештерә
Монреальдә татарлар сатуга чәкчәк җитештерә

Ике хатын татар сабантуенда танышкан, дуслашкан. "Эльвинаның Монреальгә килүе күптән түгел, әмма ул татар тормышында актив катнаша башлады, без бергә татар теле дәресләренә йөрибез, телебезне шомартабыз, татар биюләрен куеп чыгыш ясыйбыз, татар чараларына табын әзерләүне дә бергә башкарабыз", ди Марина.

Чәкчәкне Сабантуйга гына пешерү дөрес түгел, аны җитештереп башкаларга да тәкъдим итеп сатарга кирәк дигән уй да нәкъ Сабантуй вакытында килде, ди Эльвина.

— Сабантуйга әзерләнгәндә чәкчәк пешердек. Аны күчтәнәч итеп тә аерым-аерым төрдек, табында торганы да ялт итеп бетте, бөтенесе яратты, тәмле дип мактады, — дип сөйли Элвина. — Аннары Яңа ел бәйрәмнәренә бүләкләр турында уйлана башладык. Татар мәхәлләсендә бөтен балаларга Яңа ел күчтәнәче өләшенә. Ниләр алырга? Эзләдек — берни тапмадык. Нишләргә? Әйдә, чәкчәк ясыйк дип килештек. Аннары ник бу чәкчәк белән сату итмәскә соң дип уйлап куйдым. Төзелеш, IT һәм башка өлкәләрдә бизнес ачарга ярдәм иткән кеше бит мин, чәкчәкне генә сату эшен җайга сала алам дидем. Марина белән шәп такым, бергә эшли беләбез, өстәвенә без пешергән чәкчәкне яратып ашыйлар. Димәк, аны сатып алачаклар. Дөрес маркетология, хисап кирәк дидем дә, Марина белән бергән сынап карарга булдык.

Ике татар Сабантуйда таныша
Ике татар Сабантуйда таныша

Яңа елга дигән әйберләрне сатуга чыгарыр өчен җәйдән үк яки көз башында әзерләнергә кирәк, ә безнең вакыт кысан иде. Әмма идея килгән икән, аннан баш тарту кыен булды. Марина белән эшкә тотындык. Чәкчәкләрне пешердек, матур итеп капларга тездек. Беренче сатып алучыларыбыз ул татар мәхәлләсендәге кешеләр булды. "Кызлар, пешерегез, без сатып алачакбыз!" дигән сүзләр ишеткәч, канатланып, дәртләнеп киттек. Ул кадәр сатылыр дип уйламадык та. Без уйлаганнан күбрәк сатылды.

Беренче партиягә ничә кап чәкчәк җитештерелеп сатылуын Эльвина да, Марина да әйтергә теләми. Барысы да сатылып бетте, сатып алучылар барысы да татарлар иде, ди алар. Тик татарлар белән чикләнү аларны канәгатьләндерми. Алар базарны зурайтырга тели.

Эльвина белән Марина сатуга дигән чәкчәк тәмле, озак саклансын, балы тешкә ябышмаслык булсын дип аш бүлмәсеннән чыкмаган көннәре дә булган. Марина сүзләренчә, берничә рецепт сыналган.

— Татар ашлары китаплары да калмады, интернетта булган рецептлар нигезендә дә пешереп карадык. Эльвина үз әнисеннән, мин үз кайнанамнан сорадым. Канададагы өлкән татар апалары ничек пешерә — алардан да өйрәндек. Чәкчәк каты булмаска тиеш, төсе артык кызган да, ак та булмавы кирәк. Балы тешкә дә ябышмасын, җиңел киселсен дә. Озак саклансын, кибеп китмәсен өчен ниләр салырга кирәген өйрәндек. Нәрсәсе бар инде ул чәкчәкнең дип кенә булмый, сатуга чыгарасың икән, идеаль булсын ул! — дип дәвам итә Марина. — Ахыр чиктә әле моны, әле тегене сынап, үзебезнең күңелгә яткан чәкчәк килеп чыкты. Әмма рецептын сөйләмибез. Һәр хуҗабикәнең үз серләре булган кебек безнеке дә бар.

Чәкчәкне пешергәндә төрле рецептлар сыналган
Чәкчәкне пешергәндә төрле рецептлар сыналган

Пешерү бер, аны матур итеп кәнфит тышына төрмәсәң, матур түгел. Эльвина белән килештек — сатуга чыгарган чәкчәгебез тантана ризыгы булсын, аны шакмак итеп ясамыйбыз, ә матур итеп тау кебек өеп сатабыз дип килештек. Табында күренеп балкып торсын!

Эльвина махсус дизайнерны эшкә яллаган, каплар нинди булырга тиеш, нинди төстә һәм нинди сүзләр язылырга тиеш — барысы да җентекле итеп уйланылды, дип сөйләвен дәвам итә.

— Безгә чәкчәк дигән исемнең саклануы да кирәк, аны татар десерты итеп таныту да мөһим. Аны Tatar Treats дип язабыз. Тагын бер мәсьәлә бар — без Канадада яшибез, монда җитештерелә икән, анысы да исәпкә алынырга тиеш дип саныйбыз, шуңа барысы да исәпкә алынып ясалды. Без яшәгән төбәк Квебек тамгасы — лилия чәчәге дә бар, Канада байрагындагы чаган яфрагы да бар. Алга таба без Канада бәйрәмнәренә яки башка истәлекле көннәренә махсус чәкчәкне бизәп сатуга чыгарачакбыз. Канада татарлары ризыгы дип белеп торсыннар, — ди ул.

Әлеге вакытта татар хатын-кызлары җитештергән чәкчәк Монреальнең урыс кибетләрендә сатыла. Алар шәһәрдә икәү. 700 г авырлыктагы чәкчәкнең бәясе — 40 Канада доллары. Татар хатын-кызлары кибетләрдә татар ризыгы иң күренеп торган урында тора дип аңлата. Алар инде сатып алучылар бар, уңай кайтаваз ала башладык дип куана.

Шулай ук шәһәрнең иң зур "Эрмитаж" урыс ризыклары ресторанында да татар десерты белән сыйланып була.

Ресторанда чәкчәк менә шундый десерт итеп тәкъдим ителә
Ресторанда чәкчәк менә шундый десерт итеп тәкъдим ителә

— "Эрмитаж" — Монреальдә танылган ресторан. Аларның табынына эләгү катлаулы. Хуҗабикәсе ачык күңелле, әмма безнең чәкчәкне күргәч, артыкка өмет итмәгез, бу — шәрыкъ ризыгы, урыс ресторанында аны алмаячаклар, диде. Монда "Медовик", "Наполеон" тортларын ашарга киләләр, дип аңлатты. Без әзерләнеп бардык, махсус флаерлар булдырдык, ресторан төсләренә туры китердек, хуҗабикә ошатты. Әле сыныйлар, теләгән кеше чәкчәкне ала. Ресторанда акча эшләү максаты юк, без алар аша кешеләрне чәкчәк белән таныштырырга телибез. Ресторанда ашап караган кеше кибеттә татар татлысын күргәч, "Әһә, бу — татар татлысы! Чәй эчәргә алыйм әле" дип сатып алырга өйрәтәбез, — дип аңлата Эльвина.

Марина әйтүенчә, Канадада чәкчәкне белмиләр, танымыйлар. Шуңа да кешеләрне чәкчәк нәрсә ул, аны ничек ашарга өйрәтергә дә кирәк, ди ул.

Татар ризыгын таныту кирәк ди эшмәкәр хатын-кызлар
Татар ризыгын таныту кирәк ди эшмәкәр хатын-кызлар

— Мин эштәге хезмәттәшемә күчтәнәч итеп чәкчәк алып килдем. Ул шунда ук ачты да аягүрә басып, эш арасында ашады да китте. Өнсез калдым. Өйгә алып кайтыр, гаиләсе белән чәй табынында бергәләп сөйләшә-сөйләшә ашарлар дип күз алдына килгән иде. Әмма минем өчен бу сабак булды, кешеләргә аңлатырга, күрсәтергә, ничек ашарга өйрәтергә кирәк. Чәкчәк минем өчен гаилә, мул табын, җылылык, матур сөйләшүләр белән ассоциацияләшә. Чәкчәк гаиләдә, эштә чәй эчү, берләшү, серләшү өчен ярдәм итә торган тәмле десерт икәнен җиткерер өчен эшлисе бар әле, — дип уртаклаша ул.

Эльвина да, Марина да чәкчәк җитештерү эшен төп эшләреннән тыш башкара. Алар пешерүче дә, төрүче дә, илтүче дә, маркетолог та… Алар ял көннәрендә, буш вакытта чәкчәк пешерә. Икесе дә үз аш бүлмәсендә кайнаша. Заказ килә икән, чәкчәк пешерергә тотынабыз, дип аңлата алар.

Әлегә зур партияле заказлар юк. Алар зур ширкәт итеп бизнес оештырасыбыз килә, базар ирекле, мөмкинлекләр бар, дип аңлата.

— Артык акча эшләмәсәк тә минем өчен чәкчәк пешерү аша Канадада, АКШта татарларны таныту мөмкинлеге дип саныйм. Без Канадада яшибез, безнең үз мәдәниятебез, телебез бар, менә чәкчәк кебек уникаль ризыкларыбыз бар дигәнне күрсәтү дә зур эш. Кем белә, кемдер чәкчәккә мөкиббән китәр дә татарлар белән кызыксына башлар. Бу да зур эш, — ди Марина Абдуллина.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG