Accessibility links

Кайнар хәбәр

Карзаи Вашингтоннан яклау көтә


4 көнлек рәсми сәфәргә Вашингтонга килгән Әфганстан дәүләт башлыгы Хәмит Карзаи Талибан белән уртак тел табу сәясәтендә АКШтан яклау табарга тели.

АКШ президенты Обаманың март аенда көтелмәгәндә Кабулга булган сәфәреннән соң, Әфганстан белән АКШ арасындагы мөнәсәбәтләр бераз суынган иде. Сәбәбе - рәсми сәфәр вакытында Обаманың Карзаины тәнкыйьтләве.

Обама Карзаи хөкүмәтен сайлау вакытында теркәлгән коррупция очракларына каршы җитди чаралар күрмәүдә гаепли.

Карзаи янә президент итеп сайланды, ләкин бәйсез күзәтүчеләр сайлау үзәкләрендә хәрәмләшүләр булуын алга сөрде.

Әлеге вакыйгадан соң АКШ рәсмиләре арасында Карзаиның президентлыгы һәм аның уртак чараларга керткән өлешенә карата төрле карашлар яңгырады.

АКШ белән Әфганстандагы бу сәяси киеренкелек бу көннәрдә бераз булса да басылды сыман. Карзаи бу сәфәре вакытында Талибан башлыклары белән уртак тел табу тырышлыгы өчен АКШтан яклау көтә.

Илдәге иминлек мәсьәләсе һичшиксез сәфәр вакытында иң төп мәсьәлә булачак. Әфганстан соңгы вакытта Пакстан чигенә якын вилаятьләрдә башланган Талибан хәрәкәтеннән шикаятче.

Мәгълүм булганча, узган атнада Нью-Йоркның Таймс мәйданындагы һөҗүм полициянең вакытында чара күрүе белән туктатыла алган иде. Әлеге һөҗүм белән бәйләнеше булган кеше Пакстанга очарга теләгәндә кулга алынды.

Кулга алынган террорчы Талибанның Әфганстанда зур чаралар башлау турында планы булуын кире какмады.

Әфганстанның Пакстан җиренә якын вилаятьләрдә киеренкелекнең артуыннан соң Обама идарәсе Пакстанны да Талибан һәм Әл-Каидәгә каршы җитди чаралар күрергә чакырган иде.

Күзәтүчеләр Әфганстанда соңгы вакытта сугышчыларның төрле җирләрдә һөҗүмнәр башлавын һәм бу һөҗүмнәрнең тирә-якка бик тиз таралуын хәбәр итә. Бу ысул белән сугышчылар илдә хаос тудырып, хакимиятнең идарәне югалта баруын күрсәтергә тырыша дип фаразлана.

Бу һичшиксез Карзаи хөкүмәтен уңайсыз хәлдә калдыра. Карзаи бу уңайдан үз көчен күрсәтергә тели һәм бу сәясәтенә яклау эзли.

Обама идарәсе Карзаиның Талибан белән уртак тел табу тырышлыгына каршы түгел. Ләкин Ак Йорт Талибан башлыклары белән сөйләшкәндә сак булырга чакыра.

Икенче яктан, Әфган һәм АКШ хәрби көчләре Талибанга каршы яңа хәрби чараларга әзерләнә. Максат - Һәлманд вилаятеннән соң Талибанны Кандаһардан да чыгару. Ләкин бу февраль аенда узган "мөштәрәк" исемле хәрби чарага караганда шактый читенрәк булачак.

Чараларның стратегиясе турында сөйләшүләр инде берничщ ай элек башланды. Хәрби чаралар июнь аенда башланырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG