Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан белән Кашгарны нәрсә берләштерә?


Кашгар каласының тарихи үзәге юкка чыгарга мөмкин. Җирле хакимиятләр Синҗaн уйгур автоном төбәгендә (Көнчыгыш Төркестанда) заманча сәүдә үзәкләрен төзү, иске биналарны яңарту планнарын игълан итте.

Шулай итеп, Кашгар 1000 еллык бәйрәмен кичергән Казан кебек зур бер төзелешкә әверелергә тора. Казанда да үзәктәге иске йортларны яңартырга, тузганнарын җимерергә һәм алар урынына яңаларын төзеп куярга вәгъдә иткәннәр иде.

Нәтиҗәдә, төптән уйланылган реконструкция килеп чыкмады. Казанның кабатланмас йөзе дип саналган тарихи үзәк җимерелеп бетте диярлек. Иске Татар бистәсендәге дистәләгән архитектур ядькар юкка чыкты, аларны яңарту вәгъдәләре әле дә үтәлмәде. Кашгарны да шул көтәме?

Кашгар Кытайда иң яхшы сакланып калган тарихи шәһәрләрнең берсе булып санала. Анда кәрвәннәр туктаган, сәяхәтче Марко Поло булып киткән, борыңгы төркиләр мәдәнияте тамыр җәйгән. Аксак Тимер яу белән килгәннән соң да, Кашгар торып калган.

Сәнгать белгечләре киң күләм төзекләндерү барышында шәһәрнең тарихи йөзе юкка чыгачак дип борчыла.

Дәүләттән бәйсез оешма вәкиле, Пекинның мәдәниятне яклау үзәге белгече Мәтью Ху Синью шәһәр урамнарының гасырлардан бирле оешып килгән системасына, аның үзенчәлекле лабиринтына зыян салыначак дип уйлый.

“Мин белгечләр, архитекторлар җыелып шәһәрнең мирасын саклап калу өчен үзебезнең планны төзергә вакытыбыз булыр, дип уйлаган идем. Әмма бу ел башында планга финанслауның арттырылуын белдем һәм йортлар бик тиз арада җимерелә башлады”, ди ул.

Кашгар үзәгендә урнашкан иске йортларда яшәүчеләр шәһәр читенә күчерәлә башлады. Алар яшәгән торак йортлар төзекләндереләчәк, дип вәгъдә ителде. Барлыгы бу программа барышында 45 мең гаилә шәһәрнең тарихи үзәгеннән читтәге яңа торак йортларга күчерелергә тиеш.

Хакимиятләр үзәкне төзекләндерү бик кирәк дип бара. Чөнки торак тузган һәм җир тетрәү була калса, ул җимерелергә мөмкин, ди алар.

Синҗәнда 2003 елда булган җир тетрәү вакытында 270 кеше үлгән иде.

Кашгар соңгы дистә елларда шактый үзгәрсә дә, халык гасырдан гасырга килгән һөнәрләрне ташламый. Тимерче әйберләр ясый, агачка бизәкләр уеп ясаучыларга да эш бар. Тегүче киемнәр, башлыклар тегә. Taр урамнар буйлар арбаларны ишәкләр тартып йори.

Кытай шәһәрләре ЮНЕСКО саклый торган Дөньяның тарихи мирасы исемлегенә кертелгән, әмма Пекин Кашгарны анда яздырмады.

Күп күзәтүчеләр бу төзекләндерү эшләрендә сәяси сәбәпләр дә күрә. Кытай уйгур бәйсезлеге өчен көрәшкән хәрәкәт белән аяусыз сугыш алып бара. Кашгар бар Көнчыгыш Төркестанның тарихи үзәге саналганга күрә, Кытай хөкүмәте аны уйгыр үзаңының нигезе буларак какшатырга тели, ди төбәкне өйрәнүчеләр.
XS
SM
MD
LG