Якшәмбе, 21 апрельдә, Казакъстанның татарлар күп яши торган Уральски шәһәрендә Җаек елгасы ташыган. Бу хакта илнең гадәттән тыш хәлләр министрлыгына сылтама белән Kazinform агентлыгы җиткерә.
Уральски шәһәренә якын дачаларга су тулган. Елга тугайларындагы корылмаларны су баскан, аннан кешеләрне вакытында чыгарып җитешкәннәр. Шулай да өйләрен ташлап китүдән баш тартучылар да булган, аларны да эвакуациялиләр диелә.
Азатлык Радиосының казакъ хезмәте язуынча, елга буйлап дамбаларны туфрак белән тагын да ныграк күтәртү эшләре алып барыла. Бу эшләр өчен хәрбиләрне һәм коткаручыларны җәлеп иткәннәр.
- Апрель башыннан бирле Русиянең берничә төбәгендә дә көчле су басулар булды. Аеруча Оренбур өлкәсендә яшәүчеләр нык зыян күрде.
- Оренбур өлкәсендәге Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум