Казан башкарма комитеты YouTube-ны томалауга каршы митинг үткәрергә рөхсәт бирмәгән. Бу хакта чараның оештыручысы - активист Дмитрий Румянцев хәбәр итте.
"Ниятләнгән чара турында хәбәр иткән чакта, чараның максаты ачык билгеләнгән булуы шарт, аны төрлечә аңлау мөмкин булмаска тиеш, шулай ук халык чарасы уздырудан нинди нәтиҗә көтелүе чагылырга тиеш. Чараның максаты - "Youtube-ны канунсыз рәвештә акрынайту, чикләү һәм томаларга тырышуны туктату" дип күрсәтелгән. Бу канун таләпләренә туры килми", диелә башкарма комитет җавабында.
Мәскәүдә дә YouTub-ны акрынайтуларына каршы митинг үткәрмәкчеләр иде, тик хакимиятләр рөхсәт итмәде. 2020 елдан бирле гамәлдә кала бирүче "коронавирус чикләүләре"нә сылтандылар.
- 1 августта YouTube видеохостингы Русиядә начар эшли башлады. Июль уртасында Русиянең иң эре телекоммуникация ширкәте "Ростелеком" илдә Youtube видеохостингы эшендә проблемнар ихтималы турында кисәтте. Элемтә операторына карамастан, Русиядә яшәүчеләр видеоларны әкрен йөкләү һәм видеоларның түбән сыйфаты кебек проблемнарга юлыга ала диелде. Моны ширкәт Google җиһазы – Google Global Cache "деградациясе" белән аңлатты.
- Google Русиядә YouTube проблемнарына катнашы булмавын белдерде. "Русиядә кайбер кешеләр Youtube-ка керә алмавы турында хәбәрләр безгә билгеле. Бу ниндидер техник проблемнар яки безнең тарафтан гамәллә түгел", — диелә ширкәт белдерүендә.
- 7 августта "Медуза" үзенең чыганакларына сылтама белән Русия хакимиятләре YouTube-ның тизлеген секундка 128 кбитка кадәр төшереп акрынайтырга булган дип язды.
- Соңрак Русиядә YouTube видеохостингының сайты һәм әсбабы ачылмый башлады, кайбер очракта хәтта VPN белән дә.
- Русия Украинага бәреп кергәннән соң, YouTube Кремльне хуплаучы күп кенә каналларны томалады. Ә оппозицион медиа, киресенчә, видеохостингта эшләвен дәвам итә.
- Путин Украинага каршы сугышы башлагач, Русиядә Facebook, Instagram кебек социаль челтәрләр томаланды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум