Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җомга азан, шимбә рок


Кайбер дин әһелләренең каршы булуларына карамастан, быел “Тынычлыкның яратылуы” фестиваленең үткәрү урыны алмашынмады. Узган елдан аермалы буларак быел тантанада Казаннан да 8 рок төркеме катнаша.

Инде берничә көн рәттән Казан үзәгендә дыңгыр-дыңгыр барабан кагу, гитара уйнау тавышлары ишетелә. Шул рәвешле шәһәр икенче тапкыр үзендә халыкара “Тынычлыкны ярату”, ягъни “Сотворение мира” рок фестивален үткәрергә әзерләнә. Чара шимбә көндез башланачак. Узган ел җәмәгатьчелек бу чараны зур вакыйга буларак кабул итсә дә, тантананың эчтәлеге ягыннан күп кенә ризасызлык белдерүче булды. Оештыручылар сүзләренчә, быел бу мәсьәләгә аеруча зур игътибар бирелгән.

Җырчыларның саны да, географиясе дә киңәйтелгән. Мәсәлән, быел фестивальдә килгәннәр Франциядән, Испаниядән Manu Chao Radio Bemba sound, Англиядән Fun-Da-Mental, Украинадан Вопли Видоплясова, Батуми, Грузиядән Нино Катамадзе, Insight төркеме, АКШтан Kultur Shock башкаручыларын да ишетеп булачак. Шулай ук чарада дистәгә якын Татарстан рок төркемнәренең катанашуы да куандыра, ди оештыручылар. Алар сүзләренчә, чарада республикадан катнашачак 8 җырчы да профессиональ музыкантлар. Фестивальнең президенты былтыргы кебек үк “Машина времени” җырчысы Андрей Макаревич, оештыру комитеты рәисе Казан хакимяите башлыгы Илсур Метшин.

Билгеле булганча, фесивальне быел да кабаттан Казанның меңъ еллык мәйданында уздыру хәбәре таралгач, республиканың бер төркем дин әһелләре бу чарага каршылык белдереп чыкты. “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина берничә атна элек “Азатлык” радиосында әлеге фестивальгә карата мондый фикер әйткән иде.

“Без “Кол Шәриф” мәчетенең, ислам диненең кадерен арттыру һәм киләчәк буынга фаҗигале тарихыбызны аңлату максатыннан, Казанны саклауда һәлак булган бабаларыбызның рухларын рәнҗетмәс өчен “Кол Шәриф” мәчете янында бернинди дә шау-шулы чаралар үткәрелергә тиеш түгел дигән мәсьәләне күтәрдек. Казанны саклаучылар рухы рәнҗемәс тә, безгә бәддога булып кире кайтмас, дип кем әйтә ала? “Кол Шәриф” янында “Тынычлыкның яратылышы”ын үткәрү ислам дөньясына зур зыян китерә. Яшь җитәкчеләр тарихны күбрәк аңласыннар иде. Шәймиевкә язган хатта без, бу фестивальне яңа ипподром яисә башка берәр җирдә үткәрүне сорыйбыз”, ди Әлмирә Әдиятуллина.

Каршылыклар булса да, рок фесиваль диннән өстен булып чыкты. Ни өчен? Чөнки бу чараның массалыгы бар ди, белгечләр. Узган ел әлеге чарага 150 мең тамашачының килүе дә, халык тарафыннан фесивальнең мөһим чара буларак кабул ителенүенә дәлил. Дин әһелләре дә ким дигәндә дистә меңгә якын кеше җыеп урамга чыксалар, бәлки уңай нәтиҗә булыр иде. Ә берничә кеше генә каршы булып йөрүе, хәлне үзгәртми, ди исемен әйтергә теләмәгән белгеч.

Фесивальнең төп оештыручыларының берсе Казан хакимияте исә, бөтенләй башка фикердә тора. “Тынычлыкның яратылуы” дип аталган бу чараның максаты тарихыбызны пычрату түгел, ә киресенчә төрле милләттәге, төрле диндәгеләр арасындагы низагны туктату, аларны татулаштыру, ди. Оештыручылар сүзләренчә, бүгенге көндә әлеге проблема дөнькүләм дәрәҗә алган. Җыр сәнгате исә, сәяси сөләшүләр, спорт чаралары, төрле очрашулардан да үтемлерәк. Шуңа да без төрле диндәгеләрне бер сәхнәдә җырлатып аларны дуслаштырмакчы булабыз, ди алар. Рок фестивальнең Кол Шәриф мәчете, Благовещения чиркәве янында үткәрелүе исә, тарихыбызга пычрак ату түгел, киресенчә, әлеге чараның диңгә якын булуын аңлата, ди Казан хакимияте ягыннан булган оештыручылар.

Игорь Сивов, Андрей Макаревич, Юрий Шевчук

Кайбер дин әһелләренең бу чарага каршы чыгулары фестивальнең Мәскәү ягыннан булган оештыручыларын да борчый. Җомга узган матбугат очрашуында, арт-директор Александр Чепарухин, бу мәсьәләдә дин әһелләре цензура белән шөгыльләнергә тиеш түгел, диде.

“Һәрбер динне хөрмәт итсәм дә, минемчә, аларның берсе дә цензура белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Мондый очраклар була икән, аларны тиз арада бетерергә кирәк. Былтыргы фестиваль шул кадәр тынычлык, татулык, яхшылык идеяләре белән сугарылган иде, хәтта бу чараны диннәр арасында аңлашылмаучанлык чыгара дип әйтергә тел дә әйләнми. Кемгәдер ошамаган икән, анысы һәркемнең шәхси фикере. Миңа да күп нәрсә ошамый. Чын музыкантны тудырырга, тәрбияләргә, үстерергә шактый еллык тырышлык кирәк. Аннан соң кемдер килә дә, рок ул начарлык, ди. Бу дөрес түгел”, ди Чепарухин.

Журналистлар белән очрашуда Мәскәү кунаклары Казан хакимияте башлыгына да рәхмәтләрен белдерде. Кризис булуга карамастан, республика җитәкчелеге, фестивальне үткәргәндә бернәрсәдә дә экономияләмәгән. Заманалар авыр булса да, быелгы тантана, узган елгыдан ким булмаячак, дип ышандырды оештыручылар.
XS
SM
MD
LG