Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда бер дүрткел метры 100 мең сумнан арзанрак фатирлар калмаган, биш елда бәяләр ике тапкырга арткан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

«ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында бу бәя уртача 176 мең сум.

Русиянең миллионнан артык кеше яши торган башка шәһәрләрендәге кебек үк, Казанның күчемсез милек базарында да бер дүрткел метры уртача 100 мең сумнан очсызрак торучы фатирлар калмаган.

"ЦИАН" күчемсез милек агентлыгында әйтүләренчә, хәзерге вакытта Татарстан башкаласында әлеге бәя уртача 176 мең сум. Бу хакта "Бизнес Online" яза.

Әле 2019 елда гына да бер дүрткел метры уртача 80 мең сум булган. Алдагы елларда бу бәяләр арткан. Пандемия елында торак тугыз процентка, 2021 елда - 13 процентка кыйммәтләнгән. Иң нык бәяләр артуы Русия Украинага бәреп кергән 2022 елда күзәтелгән. Ул чакта фатирларның бер дүрткел метры 35 процентка кыйбатланган. Узган ел бу күрсәткеч 11 процентка арткан.

Фатирларның бер дүрткел метрына бәяләр ягыннан Казан өченче урында тора. Ул бары тик Мәскәүдән (уртача 336 мең сум) һәм Петербурдан (219 мең сум) гына калыша. Дүртенче урында - Түбән Новгород (147 мең сум) һәм бишенчедә - Краснодар (135 мең сум).

  • ЦИАН күчемсез милек агентлыгы белгечләре 2023 елның ноябрендә Русиянең миллионнан артык кеше яшәүче шәһәрләрендә беренче бала өчен бирелә торган ана капиталына (589,5 мең сум) икенчел фатирларның ни кадәр мәйданын сатып алып булуын исәпләгән иде. Татарстан башкаласы Казанда бу акчага - 3,6 дүрткел метр торак сатып алып була, дигәннәр иде. Уфада күбрәк - 5,1 дүрткел метр.
  • Русия хезмәт һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Ольга Баталина Русиядә яшәүче гаиләләрнең кимендә 40 проценты ипотека ала алмый, хәтта ташламалысын да, дип белдерде. Кайбер очракларда ипотека балалар тууны тоткарлап торучы фактор да булырга мөмкин, дигән иде ул.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG