Accessibility links

Казанда элекке колония җитәкчесе өстеннән ришвәт алу турындагы гаепләүне төшергәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Башта аны ришвәт буларак суыткыч, пычак, шкаф һәм төзелеш материаллары алуда гаепләгәннәр. Тик бу әйберләрне җитәкченең өендә түгел, колониядә тапканнар. Хәзер исә аны вазифаи вәкаләтләрен арттырганы өчен хөкем итәчәкләр.

Казанның Идел буе районы мәхкәмәсенә Татарстандагы 18нче колония-яшәүлекнең элекке җитәкчесе Азат Сафинга ачылган җинаять эше карауга кергән.

Башта аны ришвәт буларак суыткыч, пычак, шкаф һәм төзелеш материаллары алуда гаепләгәннәр, әмма вазифаи вәкаләтләрен арттырып җибәргән өчен хөкем итәчәкләр, дип җиткерә "Реальное время".

"Әле чикләү чарасы сайланган чакта ук әйткән идек — анда ришвәт юк, бу әйберләрнең бөтенесен Сафинның өеннән түгел, колония эченнән тартып алганнар", — дип сөйләгән басмага әлеге уңайдан гаепләнүченең адвокаты Ленар Мифтахиев.

"Реальное время" язуынча, Сафинга җинаять эше быел гыйнварда ачылган булган. Сафин гаебен танып язган, аны эшеннән куганнар.

Куәт оешмалары вәкилләре фаразынча, 2022 елның июленнән 2023 елның сентябренә кадәр колония җитәкчесе наркотиклар өчен хөкем ителгән Хаҗиевтан берничә тапкыр колониягә төзелеш материаллары, җиһаз, кораллар һәм көнкүреш техникасы алып килүен таләп иткән. Тоткынга тотылу шартлары җиңелрәк булган урынга күчереләчәген, вакытыннан алда азат ителәчәген вәгъдә иткәннәр, ул да моңа ышанып, риза булган диелә.

Шулай итеп 18нче колония-яшәүлектә чит илдә эшләнгән телевизор, ә бер бүлмәдә шкаф белән тумба барлыкка килгән. Җинаять эшендә тоткын бүләк иткән пычак та телгә алына. Тикшерү башында бу мөлкәтләрнең гомуми күләме 100 мең сум дип бәяләнгән иде, дип искәртә "Реальное время",

Әлегә Сафинның мәхкәмә утырышларының көне билгеләнмәгән.

  • Быел гыйнвар аенда Казанның 2нче төзәтү колониясе җитәкчесе Марат Сәйфетдинов та тоткарланган иде. Аны 2020-2023 елларда азык-төлек, тауарлар һәм хезмәтләр белән 400 мең сумлык биш ришвәт алуда шикләнәләр. Мәсәлән, җинаять эшенең бер эпизоды - 50 тавык сатып алганда акчасын түләттерү белән, икенчесе 2022 елның мартында 200 лалә чәчәге сатып алдырту белән бәйле диелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG