Бүген, 17 гыйнварда Казан янындагы Дәрвишләр бистәсендә 9-11 сыйныф укучылары арасында химия фәненнән олимпиада узган. Казандагы "Дуслык" сәламәтләндерү-белем бирү үзәге ашханәсендә төшке аш ашаганнан соң, 15 бала үзен начар хис иткән. Аларның 12сен, агуланганга охшаган дип, Агафонов исемендәге инфекция хастаханәгә алып киткәннәр. Белгечләр агулануның сәбәпләрен тикшерә, дип җиткерә "Коммерсантъ",
Татарстан тикшерү комитеты иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эше ачылуын хәбәр итте. Прокуратура да тикшерү башлаткан.
"Дуслык" үзәгендә дезинфекция үткәрелә, җыештыру эшләре бара, дип белдергәннәр республиканың мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.
- Күптән түгел Башкортстандагы ял базасында Мәскәүдән килгән гаиләләр агуланды, җинаять эше ачылды. Агуланучылар арасында балалар да бар диелә. Алар ял базасы хезмәткәрләренең Яңа ел күчтәнәче дип биргән ризыкны ашагач үзләрен начар хис итүләрен сөйли.
- Былтыр июньдә Мәскәүнең "Локалкитчен" оешмасы җитештергән "Лобио" салатын ашап Казанда 14 кеше агуланган иде. Алар ботулизм авыруы белән республика инфекция хастаханәсенә эләкте.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум