Accessibility links

Казанда "Түбәтәй" янындагы кибетчекләрне тартып алачаклар — анда бакча ясала


Мәскәү базары янындагы "Түбәтәй" сәүдә үзәге
Мәскәү базары янындагы "Түбәтәй" сәүдә үзәге

Кибетчек-лареклар урынына бакча ясарга теләүләре Казанның Мәскәү базарын шәхси кулларга — Мәскәү эшкуары Валерий Аржинтка саткач, былтыр май аенда ук билгеле булган иде, дип искәртелә.

Казанда яңа сквер төзү өчен Декабристлар урамында барлыгы 2,7 дүрткел километр мәйданны һәм бу җирдә төзелгән корылмаларны сатып алу юлы белән тартып алачаклар. Бу хакта башкарма комитет карары бар, дип яза "Бизнес Online". Мәскәү базарының "Түбәтәй" сәүдә үзәге янында булган павильоннары турында сүз бара.

Корылмаларның хуҗаларына җиде көн эчендә хәбәр ителәчәк. Җирне һәм күчемсез милекне базар бәясе белән өч ел эчендә сатып алырга тиешләр.

Кибетчек-лареклар урынына бакча ясарга теләүләре Казанның Мәскәү базарын шәхси кулларга - Мәскәү эшкуары Валерий Аржинтка саткач, былтыр май аенда ук билгеле булган иде, дип искәртә басма.

Ял һәм мәдәният паркына бер һектарлап кишәрлекне кулланырга телиләр диелә.

Аерым алганда Rostic’s ресторанын, "Доминанта"сәүдә үзәген, элемтә салоннарын, даруханәне, төзәтү остаханәләрен, микрокредит оешмаларын сүтәчәкләр. Базар янында бакча ясау карары 50дән артык оешмага кагылырга мөмкин, тик бу "Түбәтәй"гә кагылмаячак.

  • "Түбәтәй" бинасы 1978 елда төзелгән.2016-2018 елларда биредә капиталь төзекләндерү үтте. Мәскәү базары янындагы парк исә ун ел эчендә барлыкка килергә тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG