2024 елда Казанда узган "Киләчәк уеннары"н оештырган "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешмасыннан 587 млн сум таләп итәләр. Бу сумманы подрядчы оешмалар мәхкәмә аша алырга тырыша дип яза Казандагы "Коммерсант" басмасы.
481 млн сумга бирелгән 10 гариза хәзерге вакытта инде мәхкәмәдә. Бу гаризаларның барысы да 2024 елда бирелгән. "Дирекция" 105,8 млн сумлык өч эшне өлешчә инде оттырган да. Соңгы мәхкәмә эшендә "Ростелеком" ширкәте җиңеп чыккан: мәхкәмә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе"ннән 1,7 млн сум алырга дип карар кылган.
"Киләчәк уеннары" Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узган иде. Бу уеннарга Татарстан башкаласына Беларус президенты Александр Лукашенка һәм Серб Республикасы президенты Милорад Додик килгән иде.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум