Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүче 18 яшьлек егетне урысларга каршы фикерләре өчен ирегеннән мәхрүм иткәннәр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шул ук вакытта Татарстан Югары мәхкәмәсе Русия байрагын мәсхәрә итү турындагы җинаять эшен туктаткан.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Казан федераль университетының (КФУ) Икътисад һәм финанс идарәсе институтында белем алучы 18 яшьлек Марат Мосыйфуллинга ачылган "Русия байрагын мәсхәрә итү" турындагы җинаять эшен туктаткан һәм аның җәза мөддәтен бер айга киметкән. Бу хакта KazanFirst һәм "Татар-Информ" җиткерә. Югары мәхкәмә карарны 31 гыйнварда чыгарган.

2024 елның 11 декабрендә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Мосыйфуллинны "нәфрәт яки дошманлык уяту, шулай ук көч куллану белән янап кешенең дәрәҗәсен төшерү"дә (Русия Җинаять кодексының 282 маддәсе, 2 өлеше, "а" пункты) һәм "Русия байрагын мәсхәрә итү"дә (Русия Җинаять кодексының 329 маддәсе) гаепле дип табып ике ел да биш айга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән булган.

Хөкем карары игълан ителгәннән соң, Мосыйфуллиннның читкә чыкмау турындагы чикләү чарасын үзгәрткәннәр һәм мәхкәмә залында ук сак астына алганнар. Мәскәү район мәхкәмәсе утырышы ябык тәртиптә үткән.

Тикшерү фаразынча, 2023 елның көзендә Мосыйфуллин Казанның Бауман урамында Русия байрагын яндырмакчы булган, әмма аңа ул чакта көчле җил комачау иткән һәм ул байракны пычак белән кискәләгән. Тикшерү әйтүенчә, иптәше бу хәлләрне видеога төшереп торган. Шулай ук егетне Telegram-дагы Tatarlar Cati ябык төркемендә урысларны үтерергә һәм республикадан депортацияләргә кирәк дигән фикерләр калдыруда гаепләгәннәр.

Тикшерү әйтүенчә, Мосыйфуллин: "Кыскасы, аларны китәргә мәҗбүр итәргә кирәк. Таулы Карабахта әрмән халкы белән булган шикелле булсын өчен", дип язган.

KazanFirst һәм "Татар-Информ" егетнең гаебен тануын һәм үкенеч белдерүен яза.

Адвокаты Рим Сабиров исә журналистлар белән сөйләшкәндә Татарстан Югары мәхкәмәсе чыгарган карарны Самардагы Алтынчы кассация мәхкәмәсенә шикаять итәчәген әйткән.

  • Моңа кадәр Азатлык радиосы татар милли хәрәкәте ветераны Зиннур Әһлиуллин турында язган иде. "Яңарыш Татар Халык Партиясы" (соңрак "Яңарыш! Без җиңәчәкбез! Мы победим!" дип үзгәртелгән) Telegram-каналындагы стрим вакытында әйтелгән сүзләре өчен аңа урысларга карата "нәфрәт яки дошманлык уяту" турында җинаять эше ачтылар. Чаллыдагы мәхкәмә Әһлиуллинның җинаять эшен карауны дәвам итә.
  • "Idel.Реалии" тикшергән материалларга күрә, 11 февральдә аудио-чат үткәрелгән көнне Татарстан прокуратурасының федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизм һәм терроризмга каршы көрәш кануннары үтәлешен тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары "Яңарыш Татар Халык Партиясы" Telegram-каналына "керү мөмкинлеге тапкан" һәм "Говорят Аксакалы" дигән тавышлы чатны тыңлап барган. Шул ук көнне прокуратура хезмәткәре тикшерү акты төзегән.
  • "Idel.Реалии" ачыклаганча, әлеге сөйләшү яздырылмаган. Канал администраторы Иршат Хәбиев моны "иминлек" сәбәпле дип аңлаткан. "Кемдер яздыруы мөмкин, сак булыгыз", дип кисәткән ул. Шулай итеп, прокуратура вәкиле әңгәмәне онлайн режимда тыңлаган һәм кулдан теркәп барган.
  • Былтыр "Яңарыш Татар Халык Партиясе" каналында аудиоязма калдырган өчен 63 яшьлек пенсионер Рузилә Шәрәфетдинова 80 мең сум штрафка тартылды. Ул Русиянең административ хокук бозу кодексының ике маддәсе нигезендә хөкем ителде: 20.3.2 маддәсенең 2нче бүлеге (Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга чакыру) һәм 20.3.1 маддәсе (милләтара низаг чыгару). Аны Татарстанны Русиядән аерырга һәм "урыс, россиян һәм русия хакимиятенә" каршы торырга чакыруда гаепле дип таптылар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG