Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүчеләр җәмәгать тыңлауларында "Аэромост" аркан юлы төзүгә каршы чыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Фикер белдерүчеләрнең күбесе экология ягын кайгырта: терәк булып торачак корылмаларны Казансу тугаена корып кую елганың экосистемына зыян салачак, дип саный.

"Аэромост" аркан юлының проекты турында фикер алышулар барышында Казанда яшәүчеләр аны төзүгә каршы чыккан. 14 кеше катнашкан, 18 кайтаваз калдырганнар, шуларның барысында да тискәре фикер белдергәннәр. Бу хактагы документ Казан башкарма комитеты сайтында чыкты.

Фикер белдерүчеләрнең күбесе экология ягын кайгырта. Биш кеше терәк булып торачак корылмаларны Казансу тугаена корып кую елганың экосистемына зыян салачак, дип саный.

Шулай ук җәмәгать тыңлауларында катнашучылар аркан юлы "Урыс-Алман Швейцариясе" паркы буйлап узачак, дип тә искәртә.

Казанда яшәүчеләр фаразынча, "Аэромост" проектын тормышка ашыру парк флорасы һәм фаунасына зыян китерергә мөмкин.

Шәһәрдә яшәүчеләр "Аэромост"ны Казансу елгасы аркылы төземәскә, аркан юлының маршрутын үзгәртергә тәкъдим итә. Мәсәлән арканны "Салават Күпере" комплексына сузарга яки Казан белән Югары Ослан районнарын тоташтырырга.

Элегрәк июль аенда Татарстан инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Казанда аркан юлын 2030 елга кадәр ачарга мөмкиннәр, дип хәбәр иткән иде. Хәзерге вакытта аны инде төзеп тә киләләр.

  • "Аэромост" өч станциядән торачак. Беренчесен Горький паркы янында, икенчесен — "Урам" экстрим-паркы янында, өченчесен — Казансуның уң як ярында, "Ак Барс Арена" янында төзергә ниятлиләр. Аркан юлының озынлыгы 2,8 километр булачак.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG