Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Адлерга юл тоткан юлчылар поезды Волгоград өлкәсендә казага юлыккан


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Поездда 800 кеше булган. Беренчел мәгълүматларга күрә, 100дән артык кеше җәрәхәтләнгән.

Волгоград өлкәсендә Казаннан Адлерга юл тоткан юлчылар поезды казага юлыккан.

"Новости" агентлыгы хәбәр итүенчә, поезд рельслардан чыккан, урында ашыгыч ярдәм хезмәтенең өч бригадасы эшли, алар җәрәхәтләнүчеләрне чыгара.

Шаһитләр әйтүенчә, бер йөк машинасы Котельниково утары янындагы тимер юл кичүеннән үтеп калмакчы булган, поезд шушы машина белән бәрелешкән.

BAZA язуынча, беренчел мәгълүматларга күрә 100дән артык кеше җәрәхәтләнгән. Видеодан күренгәнчә Казаннан Адлерга юл тоткан поездның кимендә 9 вагоны рельслардан чыккан. Поездда 800 юлчының булуы әйтелә.

14:32дә ЯҢАРТЫЛГАН:

Волгоград өлкәсендә поезд казасында җәрәхәтләнүчеләрнең саны 140 кешегә җиткән. Үлүчеләр юк дип җиткерә SHOT.

Mash басмасы кимендә 33 бала имгәнгән дип хәбәр итте.

Күпчелек кешенең бәрелгән, киселгән урыннары бар, аларга урында ашыгыч ярдәм күрсәтелгән. Кайберләрен Котельников үзәк район хастаханәсенә алып киткәннәр. Балаларның күбесе Краснодар краендагы аланнарга ял итергә барган булган.

Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми мәгълүматына күрә, поезд һәлакәтендә биш кешене хастаханәгә алып киткәннәр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG