Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның дүрт мәйданында Сабантуй үткәрү 68 миллион сумга төшәчәк


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел Казандагы Сабантуй БРИКС уеннарының 23 июньдәге ябылыш тантанасын да алыштырып торачак. "Бөтен катнашучыларны һәм кунакларны шәһәребездәге берничә мәйданчыкка чакырачакбыз. Барчасына шул рәвешле татар һәм урыс мәдәниятен танытачакбыз", дигән Татарстан спорт министры Владимир Леонов.

Быел Казанда Сабантуйны дүрт мәйданчыкта - Тынычлык бистәсендәге Каенлык аланында, шәһәр ипподромында, Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында һәм Аккош күлендә үткәрәчәкләр. Бу хакта "Бизнес Online" җиткерә.

Беренче ике мәйданчыкта уздыру өчен 38 млн сум, калган икесендә үткәрүгә 30 млн сум тотачаклар. Шулай итеп, Сабантуй оештыру өчен шәһәр 68 миллион сум тирәсе акча тотачак.

Быел Казандагы Сабантуй БРИКС уеннарының 23 июньдәге ябылыш тантанасын да алыштырып торачак.

"Бөтен катнашучыларны һәм кунакларны шәһәребездәге берничә мәйданчыкка чакырачакбыз. Барчасына шул рәвешле татар һәм урыс мәдәниятен танытачакбыз", дигән Татарстан спорт министры Владимир Леонов.

Тынычлык бистәсендәге Каенлык аланында 6га 8 метрлы декоратив капкалар, өч сәхнә һәм 36 дүрткел метр мәйданлы урам экраны куячаклар. Тимер эзли торган 12 тикшерү җиһазы да куелачак.

Сабантуй батырына 100 килограммлы тәкә бирәчәкләр.

Быелгы Сабантуй Татарстан башкаласында 23 июнь, якшәмбе көнне үтәчәк. Авылларда һәм район үзәкләрендә бәйрәмнәр - 8-9 июньгә, ә Чаллыда 15 июньгә ниятләнә.

  • Былтыр Казан Сабантуе өч мәйданчыкта үтте. Анда кунакларны татар милли киемнәрендә килергә чакырдылар.
  • Былтыр апрельдә "Болгар" радиосының элекке баш мөхәррире, журналист Илнур Фәйзрахманов Русиянең Украинага каршы сугышы барганда сабантуйларны үткәрмәскә тәкъдим итте.
  • "Күршеңнең, туганыңның иң заманча кораллар кулланып алып барылучы бәрелештә икәнен белә торып, көтү шикелле мәйданда күшәп йөрүне, гафу итегез, кабул итә алмыйм. 2020 елда да уздырмадык бит. Беребез дә үлмәде. Быел да җитәкчеләребезнең акылы өстен чыгар, һәм Татарстан, илдәге вазгыятьне исәпкә алып, милли бәйрәмнәрне уздырудан тыелыр, дип көтәм", – дип, уй-фикерләрен җиткергән иде ул.
  • Азатлык белән әңгәмәсендә татар фольклоры белгече "Сабан туе бюджетының зур бер өлеше кунаклар өчен табын һәм аларга бүләк әзерләү өчен китә. Район башлыклары бер-берсен уздырып җибәрә", дигән иде.
  • Моңарчы Сабантуйлар оештырганда, аның асыл мәгънәсенә өстенлек биреләчәк, диелгән иде. Сабантуйның 14 милли уены буенча методик басма әзерләнде. Сабантуйның тәртибен, эчтәлеген үзгәртү буенча киңәшмәләр узган дип хәбәр ителде.
  • 2022 елда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Саха республикасына барып, якутларның Ысыах милли бәйрәмен күреп кайтып, андагы миллилеккә хисләнеп, Сабантуйны көчәйтергә, миллиликне өстәргә кирәк дигән теләк белдерде. Үзгәрешләр шул елны ук башланды, былтыр исә татарның милли бәйрәмен оештыру өчен яңа такым булдырылды, эшкә яшьләр җәлеп ителде. Сценарий авторы - шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, күмәк биюләрне куючы - хореограф Чулпан Закирова, режиссер - Айдар Җаббаров. Алар Сабантуй мәйданындагы тамаша, "пролог" өчен җаваплы булды.
  • Азатлыкка әңгәмәдәше әйтүенчә, тамашада татарга хас булмаган күренешләр күп булган. "Каты бәреләсем килми, әмма күргән тамашадан йөрәгем әрни. Күп нәрсә буталган, татарга хас булмаган йолалар, ышанулар татарныкы дип тәкъдим ителде", дип сөйләде ул.
  • Татарстанның милли сәясәтендә Сабантуй төп урынны били башлады. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар белән җырлап-биеп хезмәттәшлек итәләр. Шул ук вакытта татарның төп проблемы мәгариф өлкәсендә күзәтелә. Татар теле дәресләре кими, татар мәктәпләре ябыла, укытучылар җитми, һуманитар фән аксый.
  • Сәясәт белгече Руслан Айсин фикеренчә, Татарстанга мәгариф өлкәсендә эшләргә Мәскәү рөхсәт итми. Шул ук вакытта республиканың бу шартларда эшләр өчен үз стратегиясе юк. "Беренчедән, Мәскәү мәгариф һәм татар теле белән бәйле мәсьәләләрне күзәтеп тора. Минемчә, Мәскәү тарафыннан ниндидер кызыл чик билгеләп куелды. Шуңа да Татарстан күбрәк Сабантуйлар белән мавыга, төрле конференцияләр үткәрә, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукайга һәйкәл куя, элмәтакталар урнаштыра", ди ул. Айсин сүзләренчә, Татарстан үткәрүче Сабантуйларның үз нәтиҗәсе бар, ләкин дәүләтнең милләткә дигән акчаларын төрле өлкәләргә бүләргә кирәк.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG