Кемеровода ике трамвай бәрелешүдән, соңгы мәгълүматларга күрә 102 кеше җәрәхәтләнгән, аларның бишесе - балалар. 78 кешене хастаханәгә алып киткәннәр. Бу хакта Русия сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр итте.
Бер кеше хастаханәдә үлде, дип җиткерде Кемерово башлыгы Дмитрий Анисимов. Җәрәхәтләнүчеләрнең өчесе авыр хәлдә, икесе реанимациядә. 11 кеше травмпунктларга үзләре барган.
Хакимиятләр 3нче һәм 10нчы трамвайларның маршрутын үзгәрткән һәм бушлай йөрүне оештырган. Шулай ук һәлакәт булган урында бушлай автобуслар йөриячәк.
Бүген, 6 июнь иртәсендә идарәсен югалткан трамвай Кемероводагы Логовое шоссесындагы таудан төшеп киткән. Трамвай хәрәкәт иткән чакта кинәт борылыш булган урында юлчылар трамвайдан төшеп калган. Нәтиҗәдә вагон башка трамвайга бәрелгән. Беренчел фаразга күрә, һәлакәтнең сәбәбе - тормоз системының төзексезлеге.
"Инцидент Кузбасс" төркемендә Кемеровоның трамвай оешмасында эшләүче бер хезмәткәрнең аудио язмасы чыкты. Аның әйтүенчә, иртән трамвай йөртүче хатын-кыз канауга эләккән һәм аның тормозлары эшләмәгән, тик аны барыбер юлга чыгарып җибәргәннәр.
Кемеровоның электротранспорт ширкәтендә бу мәгълүматны ялган дип белдерделәр. Һәлакәткә юлыккан трамвай 2 июньдә техник төзекләндерү үткән иде, диделәр.
Шәһәр башлыгы Дмитрий Анисимов сүзләренчә, Кемеровода трамвайлар 90 процентка тузган, аларга 40 елдан артык.
Тикшерү комитеты кулланучыларның гомере яки сәламәтлеге иминлеге таләпләренә туры килми торган хезмәтләр күрсәтү маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. Аның нигезендә алты елга кадәр утыртулары бар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум