Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кәркүк мәсьәләсе көн үзәгендә


Гыйракта җир асты байлыклары һәм керем мәсьәләсендә үзәк хакимияткә буйсынырга теләмәгән Көрд автаном төбәге Гыйракта ил бердәмлеген арттыру мәсьәләсендә зур кbртә булып тора.

Гыйракта үзәк хакимият белән көрд рәсмиләре арасында озак вакыттан бирле борчыган фикер аермалыгы Ак Йортта Гыйрак премьеры Малики белән Обама арасында булачак очрашуда каралачак.

Гыйракның көрд автаном төбәгендә шимбә көн булачак парламент сайлавы алдыннан Обама хакимияте илдә сәяси бердәмлекне ныгытырга тели. Чөнки шимбә көнне илнең Көрд автаном төбәгендә булачак сайлау төбәк башлыгы Мәсуд Бәрзанинең Бәгъдад хакимияте белән мөнәсәбәтенә ныклап тәэсир итә ала.



Обама һәм Гыйрак премьеры әл-Малики арасында булачак сөйләшүдә төп тема - илдәге сөнни, шигый һәм көрд кебек милли һәм дини яктан булган аермалыкны бер дәүләт астында җыю һәм алар арасында озын мөддәтле уртак бердәмлек булдыру мәсьәләсе тора.

Сөйләшүдә Гыйракта федераль хакимият белән этник, дини һәм җир байлыгы ягыннан төрле булган төньяк төбәкләре белән булган низаг каралачак. Үзәк һәм автаном төбәкләр арасындагы киеренкелек соңгы көннәрдә үзен күбрәк сиздерә башлады.

Kеремне бүлешү мәсьәләсе & Кәркүк

Гыйраклы христиан депутат һәм Гыйрак парламентының Кәркүктәге сайлау шурасы әгъзасы булган Йонадәм Кана, үзәк хакимит алдында торган низагны болай аңлата:

"Төп проблема вәкаләт һәм керемнәрне бүлешү мәсьәләсе. Бу үзәк хакимият белән көрд төбәге арасында каршылык тудыра. Моңа өстәп күрше төбәкләрнең кайсы идарәгә кушылачагы һәм җир асты байлыкларын бүлешү мәсьәләсе дә шактый мөһим. Әлеге бәхәсләр илнең демократик үсешенә зур киртә булып тора. Бу исә иң күп террорчы төркем һәм экстимистләр файдасына эшли", ди ул.

Халыкара кризис үзәге башлыгы урынбасары Йост Һилтерман, Гыйрак һәм АКШ рәсмиләре башта арта барган бу киеренкелекне бастырырга тиеш, югыйсә АКШ хәрбиләре чигенгән очракта, Гыйракта канлы шиддәт вакыйгалары тагын да артырга мөмкин, ди.

"Преизидент Обама Кәркүк һәм башка низаглы төбәкләр мәсьәләсендә тиз арада чишелеш юлы табарга кирәк булуын яхшы белә. Иң мөһиме федераль хакимият белән Көрд төбәге арсындагы низаг. Иң башта Кәркүк мәсьәләсе каралырга тиеш һәм очрашуда сөйләшенгән иң төп мәсьәлә шул булыр", ди ул.

Бәрзани: Кәркүк безнең белән хезмәттәшлек итәчәк

Мәсуд Бәрзани
Икенче яктан сайлау якынайган көннәрдә Бәрзани көрд халкы алдында ясаган чыгышында, Бәгъдат хакимияте белән Кәркүк мәсьәләсендә "килешү" булмаячагын, Кәркүкнең Көрд төбәге белән хезмәттәшлек итәчәген алга сөрә.

Халыкара кризис үзәге башлыгы сүзчесе Һилтерман, Бәрзанинең сайлану мөмкинчелеге зур булса да, аның Кәркүкне Көрд автаном төбәгенә кертү адымы, алай ук кулай хәл ителерлек мәсьәлә булмас ди:

"Хәзерге вакытта Кәркүк мәсьәләсендә канун нигезендә эш итү мөмкин түгел кебек. Аны хәл итү өчен Кәркүкнең статусын үзгәртү кирәк булачак. Бу да бары тик барлык тарафлар арасында ачык килешү һәм референдум аша була ала. Әгәр дә референдум була икән, ул вакытта Кәркүкнең Көрд автаном төбәгенә кушылуы ихтималы бик аз", ди халыкара кризис үзәге башлыгы сүзчесе.
XS
SM
MD
LG