Accessibility links

Кайнар хәбәр

Финляндиядә татар фестивале узачак


Быел Финляндиядә узачак җанлы татар музыкасы фестивалендә яшьләр генә катнашачак. Киләчәктә аны Казанда да уздыру планлаштырыла.

Әгәр элекке фестивальләрдә Австралиядән Зөлфия Камалова, Кырымнан Әнвәр Измайлов кебек музыкантлар катнашса, быел тере тавышка заманча җырларны башкаручы рок фестивальгә татар яшьләрен җәлеп итү максаты куела.

Финляндия татарлары оешмасының мәдәният эшләрен башкаручы Дәниз Бәдретдин сүзләренчә, фестиваль 15 августта үтәчәк.

“Татарстаннан анда Иттифак, Алканат төркемнәре катнашачак. Шулай ук Исмаил яки Мубаиның икесенең берсен чакырырга уйлыйбыз. Әле ахыргача хәл ителмәгән”, диде Бәдретдин.

Финляндиянең үзендә дә татар яшьләреннән торган бер-ике ансамбль оешкан икән. Алар арасында әле күптән түгел Казанга футбол уйнарга килгән Йолдыз такымындагы татар яшьләре дә бар.

“Бу фестивальнең максаты - Финляндиядәге татар яшьләрен милли мәдәният белән кызыксындыру өчен Татарстаннан заманча артистлар чакыру һәм әлеге яшьләрнең бер-берсе белән аралашуы, элемтәләрне башлап җибәрү”, ди Финляндиядәге татар оешмасы вәкиле.

Шулай ук чарага Русия һәм Финляндиядән кунаклар киләчәк. Әмма Бәдретдин сүзләренчә, меңләгән кешеләрне чакыру мөмкинлекләр юк. Шуңа киләчәктә бу фестивальне зурлап Татарстанда уздыру нияте бар.

“Элек билгеле булмаган җырчыларны табып, бер елдан алар катнашлыгында фестиваль уздыра алырбыз дип уйлыйм”, ди Бәдретдин.
XS
SM
MD
LG