Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кышның артык җылы килүе аркасында Татарстан һәм Башкортстан басуларына саранча басу куркынычы яный


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Быел җылы кыш сәбәпле илдә үсемлекләр арасындагы чирләр, корткыч бөҗәкләрнең саны һәм чүп үләннәре 30-50 процентка артыр дип көтелә. Алар барысы да булачак уңыш өчен куркыныч тудыра.

Кышның җылы килүе аркасында Татарстан, Башкортстан һәм Русиянең тагын 19 төбәген саранча көтүе басып алыр дип көтелә. Узган ел бу куркыныч Русиянең 14 төбәгенә генә янаган. Бу мәгълүмат Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Русия авыл хуҗалыгы үзәге (Россельхозцентр) оешмасы хисабында әйтелә, дип яза "Известия"

Шулай ук бу куркыныч Чуашстан, Саратов, Самар, Ульян, Әстерхан, Волгоград, Оренбур, Чиләбе, Иркутски, Новосибирски өлкәләренә, Калмыкстан, Дагыстан, Ингушетия, Чечня, Хакасия белән Якутия, Краснодар, Ставрополь, Алтай төбәкләренә дә яный диелә.

Җылы кыш сәбәпле илдә үсемлекләр арасындагы чирләр, корткычлар саны һәм чүп үләннәре 30-50 процентка артыр дип көтелә. Алар барысы да булачак уңыш өчен куркыныч тудыра.

Авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә узган елгы белән чагыштырганда 100 мең һектарга күбрәк җирләрне корткычларга каршы агуларга туры киләчәк. "Россельхозцентр" мөдире Александр Малько уңышны саклау өчен төрле чаралар күрелә, дип ышандыра.

Татарстан басуларына болын күбәләге (луговой мотылек) та зыян салырга мөмкин, дип саный Малько.

  • Саранча — уңыш өчен иң зур куркыныч тудыручы корткыч бөҗәкләрнең берсе.
  • Моңа кадәр 2015 елның җәе бик кызу килүе аркасында Башкортстанда Урал арты төбәкләрен саранча явы басты һәм шул сәбәпле, гадәттән тыш хәл игълан ителгән иде.
  • Саранча һөҗүменең Татарстанга беренче тапкыр гына янавы түгел. Зарарлы бөҗәкләрнең беренче дулкыны 1921 елгы корылык белән килә. Икенче дулкын 1939-1941 елларга туры килә, ә өченчесе 2010 елда була. Ул вакытта саранча беренче булып Татарстанның Ютазы районында күренә. Фаразлар буенча, корткычлар күрше Башкортстаннан очып килгән була.
  • Былтыр Татарстанда уңыш көтелгәннән 3 млрд сумга азрак җыелган иде. Уңышның азрак җыеп алынуының төп сәбәбе — һава торышы. Май аенда булган суыклар, июльдә — корылык һәм август башында ике атна дәвам иткән явым-төшемнәр нык йогынты ясаган. Бу урып-җыю эшләрен кичектерүгә һәм башакта ашлыкның үсүенә, ашлыкның югалуына китергән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG