Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият фиркасе һәм коммунистлар халыкны урамга чыгара


Коммунистлар үткәргән урам җыены, 1нче май 2009 ел.
Коммунистлар үткәргән урам җыены, 1нче май 2009 ел.

Татарстанда 1нче май - Яз һәм хезмәт бәйрәме вакыйгаларга бай булыр ахрысы. Хакимият фиркасе, коммунистлар һәм экологлар урам җыеннарын уздыра, тәртип сакларга күп санлы милиция хезмәткәре чыга.

“Бердәм Русия” фиркасенең Татарстан бүлеге һәм Һөнәр берлекләренең республика оешмасы 1нче май – Яз һәм Хезмәт бәйрәмен күңелле итеп уздырмакчы. Шимбә, 1нче май көнне шушы ике оешма бергәләп урам җыены һәм йөреш оештыра.

Чара “Бердәм Русия” - ватандашларның тотрыклылыгы, үсеше һәм муллыгы өчен” дигән шигарь астында үтәчәк. Чарада Русия Думасы һәм Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары, хөкүмәт һәм парламент идарәсе хезмәткәрләре, “Бердәм Русия” һәм яшьләр оешмалары вәкилләре катнашыр дип көтелә.

“Казан” милли-мәдәни үзәге каршында бер сәгать ярым байраклар һәм шигарьләр күтәреп торганнан соң, җыенда катнашучылар 1нче май мәйданына барачак. Алар килеп җиткәндә, мәйданда оркестр бәйрәм көйләрен уйнап торачак, дип хәбәр ителә.

Ирек мәйданы очраштыра

Иң кызыгы шунда, хакимият фиркасе уздырган чарада катнашучылар марш белән Кремльгә таба барганда Ирек мәйданында коммунистлар агымы белән очрашырга мөмкин.

Русия коммунистлар фиркасенең Казан шәһәр комитеты да чама белән шул ук вакытта Г.Камал театры яныннан байраклар болгап һәм музыка уйнатып Ирек мәйданына барырга җыенган иде. Анда урам җыенының икенче өлеше үтәргә тиеш.

Коммунистлар фиркасе үзенең тарафдарларын иртәнге якта митингның беренче өлешенә Г.Камал театры янына чакыра, соңыннан үзәк урамнардан Лейнин һәйкәленә бару планлаштырылган.

Анда хезмәт ияләренең берлеге һәм социаль яктан гадел дәүләт яклы шигарьләр булачак. Коммунистлар фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе һәм фирка тарафдарлары кайнар чыгышлар ясарга әзерләнә. Бу урам җыенында 2 меңләп кеше катнашыр дип көтелә.

Табигать һәм спорт

Г.Камал театры янында сәяси чыгышлар булса, Бауман урамында әйләнә тирә мохитны саклаучылар җыела. Экологларның иҗтимагый оешмасы Шаляпин һәйкәле янында башкаланың табигатен яклап үз чарасын уздыра.

Шуның белән бергә иртәнге сәгатьләрдә Казанның үзәк урамнарында җиңел атлетика ярышы үтәргә тиеш. Яшь спортчылар ел саен нәкъ шушы сәяси көчләр үтәсе урамнардан йөгерә. Транспорт өчен юллар ябык булачак.

Сәясәткә һәм спортка битараф казаннар исә 3 көнгә сузылган май бәйрәмнәрендә бакчаларга барырга әзерләнә. Фаразларга караганда ял көннәрендә кояшлы, җылы һава көтелә.
XS
SM
MD
LG