Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта көрдләр борчуда


Әл-Маликинең үзәк хакимиятенең көчен ныгыту максатында гаскәр төзелешен үзгәртә башлавы, төньяк төбәкләрдәге көрдләрне борчуга салды.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Маликинең хакимият көчен ныгыту максатында башкала һәм көньяк вилаятьләрендә башлаган иминлек чаралары, төньяктагы көрдләрне борчуга салды.

Гыйрак премьер-министры Нури әл-Малики, Бәгъдад һәм көньяк вилаятләрендә иминлекне ныгыту љчен күпчелеген көрд, төрекмән һәм сөнни гарәпләр яшәгән төньяк вилаятләрдә чаралар књрә башлады. Бу исә төбәктәге тәэсирен саклап калырга теләгән көрдләрнең ачуын чыгарды.

Әл-Малики иминлек чараларын бик игътибар белән башкарып килә. Ул бу адымы белән низаг булган төбәкләрдә Гыйрак иминлек көчләренен үзгәртеп, сугышчы көрдләрнең төбәктәге санын киметергә җыена.

Xәрби башлыклар гарәпләр белән алыштырыла

Шул юнәлештә Кәркүктәге Гыйрак көчләренең 4-нче бүлеге 12-нче белән алыштырылды. Ләкин көрдләр бу үзгәрешкә каршы чыга.

Гыйрактагы Көрд демократик фирканең халыкара мөнәсәбәтләр башлыгы Сафин Дизайи, югары хәрби башлыклар гарәпләр белән алыштырыла башлады, дип борчылуын телгә алды.

"Кәркүктә күпчелеге көрдләрдән торган берлек хәзер башка төбәккә җибәрелә һәм аның урнына яңа бүлек урнаштырыла. Бу яңа бүлектәге башлыклар һәм югары дәрәҗәдәге хәрбиләрнең күпчелеген гәрәпләр тәшкил итә", ди ул.

"Бу адым файдага булмаячак"

Дизайи фикеренчә, бу үзгәреш Бәгъдад белән низаглы төбәкләр арасында барган килешү тырышлыгы өчен файдага булмаячак.

"Кайсыбер төбәкләр белән Бәгъдад хакимияте арасында низаг дәвам итү сәбәпле, конституция тулысынча эшли алмый. Шушы очракта низаглы төбәкләрдә хәрби үзгәреш кертү, андагы вәзгыятьне катлауландырачак кына һәм халык арасында кирәкмәгән борчу уятачак", диде Дизайи.

Көрдләр, башка күрше вилаятьләрне дә Көрд автоном төбәгенә кертү турында конституция нигезләнгән референдум уздырырга тәкъдим иткән иде. Ләкин Бәгъдад хакимияте белән булган каршылыклар сәбәпле, бу референдум мөддәте былтыр бетте. Аның урнына исә әлегәчә яңа вакыт билгеләнмәде.

Cүз талашы

Хәзер сәясәтчеләр әл-Маликинең бу чараларны низаг тудырмыйча, ни кадәр уңышлы тәмамлый алачагы мәсьәләсендә бәхәсләшә. Чөнки Бәгъдад хакимияте хәзергечә көрд фиркаләре белән гел якын мөнәсәбәттә торды.

Хәзер исә ике тараф арасында сүз талашы башланды. Көрд төбәге башлыгы Мәсүд Барзани, әл-Маликинең авторитарлыкка тартылуын әйтте.

Ләкин әл-Маликигә каршы булган бу гаепләүләр яңа түгел. Басра һәм Бәгъдадтагы җитди хәрби чаралар белән үзәк хакимиятен ныгытырга тырышкан шигый асыллы гарәп сәясәтчесенә, элек тә гаепләүләр булган иде.

Ләкин гаепләүләрне гадәттәгечә сөнни һәм шигый гарәпләр түгел, бу юлы көрдләр белдерә.
XS
SM
MD
LG