Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пхеньян АКШ журналистларын ярлыкады


Элекке АКШ башлыкларыннан Бил Клинтонның Төньяк Кореяга ясаган сәфәре нәтиҗәле тәмамланды, ике АКШ журналисты иреккә чыгарылды.

Соңгы айларда атом сынаулары белән дөньяда киеренкелекне арттырган коммунист Төньяк Корея хакимияте кичә көтелмәгән сәяси адым ясады.

Элекке АКШ президентларының берсе Бил Клинтонны Пхеньянда кабул иткән Төньяк Корея башлыгы Ким Җоң Ил, биш айдан бирле кулда тотылган ике АКШ журналистын ярлыкап, Вашингтон белән мөнәсәбәтне яхшырту ниятен белдерде.

Ике АКШ журналисты Лаура Лиң һәм Эуна Ли март аенда Кытай-Корея чигендә кулга алынган иде. Журналистлар соңыннан илгә канунсыз керү һәм дошманча хәрәкәт итүдә гаепләнде. Аларга 12 елга эшче лагеренда авыр эштә эшләү җазасы бирелде.
Журналистларның кулга алынуы АКШта шактый тавыш куптарган, Вашингтон һәм Пхеньян мөнәсәбәтләре начарайган иде.

Сөйләшүдә самими атмосфера

Төньяк Корея хакимияте ясаган рәсми белдерүдә, Ким һәм Клинтон ике ил арасында дәвам иткән кайбер мәсьәләләрне самими һавада барлап бу проблемаларның диолог аша чишү мәсьәләсендә уртак фикердә килүен әйтте.

Сөйләшүләрдә уңай нәтиҗәгә киленүендә Бил Клинтонның сәяси тәҗрибәсенең зур роль уйнавын да онытмаска кирәк. Аның дөнья күләм сәясәт мәйданында тәэсире әле дә көчле. Клинтон, Ким хакимияте белән берничә сәгать атом мәсьәләсе турында да сөйләшеп алды. Бу хакта төгәл нәтиҗәгә киленмәсә дә, ике журналистның иреккә чыгарылуыннан соң мөнәсәбәтләрдә уңай үзгәрешләр булыр дигән өмет туа.

Клинтон сәфәре һәм аның хакимият белән сөйләшүләренә нәтиҗәне илнең атом тырышлыгын якыннан күзәткән Япония ясады.

Япон хакимияте сүзчесе Такео Кавамура Клинтон сәфәре турында болай сөйләде:

"Клинтонның сәфәре Төньяк Корея белән өзелеп калган атом сөйләшүләрен җанландыруда бер этәргеч булып калыр дигән өмет калдыра", диде ул.

Гаиләләрдә зур шатлык


Иреккә чыгарылган ике АКШ журналисты белән бергә АКШка кайткан Бил Клинтон журналистларның гаиләсенә шатлык китерде. Лаураның әтисе Дог Лиң Калифорниядәге өе алдында ясаган чыгышында "бу тормышымдагы иң шатлыклы вакыйга" диде.

Кулга алынган журналистлар Клинтонның президентлыгы вакытында Ал Горенең Сан Франсискодагы интернет Current TВ каналында эшли иде.
XS
SM
MD
LG