Accessibility links

Косово сайлавында җиңүне премьер Тачи казанды


Косовода узган сайлауда үзенең җиңүен игълан иткән премьер-министр Һашим Тачи алдагы мөддәттә бәйсезлекне танытуны һәм халыкара оешмаларда әгъзалыкны максат итеп куя.

3 ел элек үз бәйсезлеген игълан иткән Косовода узган сайлауның беренчел нәтиҗәләре ачыкланганда, эшсезлек 50% җиткән илдә премьер Тачи җиңүен игълан итте.

Косовода беренчел нәтиҗәләргә караганда парламент сайлавында төп көндәшлек премьер Һашим Тачи җитәкчелегендәге демократик партия белән Приштина мэры Иса Мустафа идарә иткән Косово демократик берлеге арасында узды.

Премьер Тачи җитәкләгән партия тавышларның 31% җыйганда, аның төп көндәше - Косово демократик берлеге 25% тавышны җыйды.

Сайлауда 1265 намзәт 120 урынлы парламентка керү өчен ярышты. Сайлауда 29 партия катнашты.

Беренче нәтиҗәләр ачыкланганнан соң чыгыш ясаган премьер Һашим Тачи халыкны бердәмлеккә чакырды. Тачи, "бүленергә юл бирмәскә, бергә эшләргә кирәк. Ул вакытта гына Косово чын җиңүгә ирешәчәк", диде.

Премьер Тачиның төп көндәше, Косово демократик берлеге башлыгы Иса Мустафа беренче нәтиҗәләрне кабул итмәде. Ул тарафдарларын нәтиҗәләрне ахырына кадәр көтәргә чакырды.

Сайлаудан соң партия тарафдарлары үз җитәкчеләрен яклап урамнарга чыкты. Тарафларны бер-берсеннән аерган полиция, чаралар вакытында көч куллану очраклары булмавын белдерде.

Сайлауны шулай ук АКШ һәм Европа Берлеге рәсмиләре якыннан күзәтте.

Европа Берлеге сайлауның Косовоның Берлеккә әгъзалык перспективасы өчен мөһим булуын әйтә.

Нәрсә үзгәрәчәк?

Сайлауда ярышкан төп партияләр Косовоның Европа Берлеге һәм НАТО әгъзалыгы өчен кирәкле реформаларны яклый.

Сайлау алды чаралары вакытында илдәге эшсезлек һәм икътисади кризис проблемалары партия җитәкчеләре тарафыннан еш телгә алынды. Партия җитәкчеләре бер яктан илнең бәйсезлеген танытканда, икенче яктан кирәкле реформаларны башкарырга вәгъдә итә.

Яшьләр арасында эшсезлек саны югары
Ләкин башкала Приштина урамнарында бу сүзләргә ышанмаган кешеләр дә шактый очрый.

Приштинада яшәгән Арлинда Красничи, "Берни дә үзгәрмәячәк. Хәзергә кадәр үзгәрешләр булмады, хәзердән соң да булмас" дигән карашта.

Якынча 3 ел элек бәйсезлеген игълан иткән Косово, Европадa икътисады иң зәгыйфь булган илләрнең берсе. Эшсезләр саны 50%. Яшьләр арасында бу сан тагын да югары.

Серблар сайлауга бойкот белдерде

Парламентта илдәге азчылыклар – серблар өчен 10 урын аерылган булса да сербларының күпчелеге сайлауда катнашмыйча аны бойкот итте.

Кайбер серб сәясәтчеләр сайлаудан алда Косовоның төньягында серблар күпчелектә яшәгән Митровицада халыкны сайлауга бойкот белдерергә чакырган иде. Косовода 120 мең серб яши, алар илнең төньягында урнашкан.

Биредә яшәгән сербларның 2% гына сайлауга катнашса, башкала Приштинадагы серблар сайлауда күбрәк катнашты.

Бүгенге көндә Косовоны 70 ил таныды. Алар арасында АКШ һәм Европа Берлеге илләре дә бар. Үзләрендә бәйсезлек өчен көрәшкән милләтләре булган Русия һәм Кытай Косово бәйсезлеген танымый.
XS
SM
MD
LG