Accessibility links

Кайнар хәбәр

Керәшеннәр берләшергә җыена


Казанда Татарстан керәшеннәренең II корылтае узды. Корылтай керәшен оешмаларын һәм зыялыларын төп оешма тирәсендә берләшергә чакыра.

Корылтайда барлыгы 117 вәкил катнашты. Алар Татарстанның 25 районыннан җыелды. Җыелышка Удмуртия республикасында яшәүче керәшеннәр дә килгән иде.

Корылтайда рәсми даирә вәкилләре – Татарстанның президент аппаратының эчке эшләр мәсьәләләре идарәсе җитәкчесе Александар Терентьев, Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты, шураның милли мәсьәләләр башлыгы Разил Вәлиев, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, президент аппаратының җирлекләр белән эшләү бүлегенең баш киңәшчесе Айдар Мирсәетов катнашты.

Сулдан Разил Вәлиев һәм Александр Терентьев
Чираттагы корылтайда җирле керәшен оешмаларын ачу, туган тел, мәдәният, тарих, яшь буын мәсьәләләре каралды. 2006 елда үткән беренче корылтайдан соң шактый зур эшләр башкарылды, ди керәшен оешмасы җитәкчеләре.

Фольклорчы Геннадий Макаровның “Идел-Чулпан татарларының, шул исәптән, керәшеннәрнең милли уен кораллары”, Татьяна Дунаеваның “Керәшен тарихына кереш” китаплары, Наилә Әлмиеваның “Керәшен җырлары”, тарихчы Аркадий Фокин төзегән “Глухов укулары” дигән җыентыгы басылып чыккан.

10 ел дәвамында Мамадыш районы Җөри авылында керәшеннәрнең республика күләмендә Питрау бәйрәме үткәрелә. Быел беренче мәртәбә Тройсын бәйрәме республика күләмендә Менделеев районы Иске Гришкино авылында оештырылды. Быел исә Питрау бәйрәмендә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә катнашыр дип көтелә.

Керәшеннәргә икътисади кризис аяк чала

Дөньяда барган икътисади кризис керәшеннәргә дә үз тәэсирен ясамый калмаган. 2009 елның башында ук Татарстан Фәннәр Академиясендә керәшеннәрне һәм ногайбәкләрне (алар Чиләбе өлкәсендә яши) өйрәнү үзәге эшли башларга тиеш була. Әлеге үзәкне төзү карарын Мәрҗани исемендәге тарих институты кабул иткән иде.

Республика керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Иван Егоров сүзләренчә, икътисади кыенлыклар моңа аяк чалган. “Әмма без өметебезне өзмибез”, ди Егоров.

Керәшеннәр турында докторлык диссертациясе язылмаган

Соңгы елларда керәшеннәрнең килеп чыгышы күбесенчә чит ил галимнәре тарафынанан өйрәнелгән. Керәшеннәр халыкара “Генография” фәнни проектына да кертелгән. Франция, Япония, Төркия, Америка галимнәре керәшеннәр турында фәнни эзләнүләр алып барды. Япониядән килгән Акира Сакурама исә диссертация яза. Керәшеннәр темасына барлыгы ике диссертация эшләнелгән.

Керәшен байлары бүлешегез!


Керәшен оешмасына Худяков урамында ике катлы йорт та бирелгән иде. Анда керәшеннәрнең мәдәни үзәге эшлиячәк. Әмма әлеге йортны аякка бастырыр өчен 30 миллион сум күләмендә акча кирәк икән. Йортны төзекләндерү өчен Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та акча биргән. Керәшен хәрәкәте аксакалы Илья Михайлов бу эштә керәшен байларыннан ярдәм көтә.

“Күп эшләр кеше биргән акчага эшләнә. Керәшен эшмәкәрләренә дә бер сүз әйтер идем. Ельцин вакытында Лившес дигән министр бар иде. Ул берзаман “Бүлешергә кирәк, иптәшләр!”, дип әйтте. Эшмәкәрләр өлеш чыгырса, керәшен йорты бик тиз аякка басачак”, ди Илья Михайлов.

Керәшен чиркәвен укытучы җитәкләмәкче

Корылтайда дин мәсьәләсе дә читтә калмады. Чарага Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе чиркәве побы Дмитрий Сизов та килгән иде. Аның фикеренчә, керәшен хәрәкәте диннән бик ерак тора.

Дмитрий Сизов сүзләренчә, Ленигорск районы Федотовка авылы халкы чиркәүдә поп вазыйфаларын башкарырга укытучыны куярга җыена. Чөнки ул татарча белә, ә халыкка шул җиткән. Татар телен белүче поплар әзерләнелми.

Бу сүзләрдән соң керәшен чиркәүләре өчен махсус кешеләр әзерләү өчен дини семинариядә керәшен бүлеге ачарга кирәк дип табылды. Шулай итеп, керәшен оешмасы Татарстанның христиан дине башлыгына мөрәҗәгать юллаячак. Әмма мондый теләкне керәшеннәр беренче тапкыр гына белдерми икән инде.

II корылтай нәтиҗәләре

II корылтай керәшеннәр яшәгән бөтен район-авылларда җирле оешмалар, Кама аръягындагы керәшен оешмалары өчен Чаллыда бүлек ачу, мәктәп балалары һәм яшьләр өчен керәшеннәр турында дәреслекләр булдыру, керәшеннәр белән кызыксынучыларга мөмкинлекләр тудыру, республиканың барлык районнарында милли бәйрәмнәрне уздыру турында карар кабул итте. Керәшен оешмасы 2010 елда узачак халык санын алуны дөрес итеп оештырырга җыена.
XS
SM
MD
LG