Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крокус"та теракт оештыруда гаепләнүчеләрне сак астында тоту вакыты озайтылды


Терактта гаепләнүчеләрнең берсе Мөхәммәтсобир Файзов
Терактта гаепләнүчеләрнең берсе Мөхәммәтсобир Файзов

Алар 22 августка кадәр сак астында калачак.

Бүген, 16 майда Мәскәүнең Басман районы мәхкәмәсе тикшерү үтенечен канәгатьләндерде һәм Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында теракт оештыруда гаепләнүче дүрт кешене сак астында тоту вакытын озайтты.

Хөкемдар чыгарган карарга ярашлы, Далержон Мирзоев, Рачабализода Муродали, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридуни 22 августка кадәр сак астында калачак. Алар барысы да Таҗикстан ватандашлары. Аларны мәхкәмәгә тоткыннар киеменнән китерделәр, куллары һәм аяклары богауланган иде.

Тикшерү үтенече каралган дүрт мәхкәмә дә ябык ишекләр артында үтте. Моны тикшерү серен саклау һәм процесста катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатында диләр, дип искәртә "Интерфакс".

Шулай ук мәхкәмә соңрак тагын дүрт гаепләнүче - Назримад Лутфуллои, Җумахон Курбонов, Якубҗони Йосыфзадә һәм Мөхәммәд Шәрипзадәне сак астында тоту вакытын да 22 августка кадәр озайтты.

  • "Крокус" та теракт быел 22 мартта булды. Тикшерү комитеты мәгълүматынча, кимендә 144 кеше корбан булган. Һөҗүм итүчеләр кешеләрнең бер өлешен атып үтерде, күпчелеге янгында һәлак булды, шул исәптән төтенгә тончыгып та.
  • Теракт булганнан соң беренче көннән үк Русия хакимиятләре вәкилләре терактта украин эзе булын әйтеп килә. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террорчы төркеме алган иде.
  • АКШ та терактны "Ислам дәүләте" оештырган дип саный, ул Русияне һөҗүм әзерләнүе турында кисәткән булган. Көнбатыш илләре Мәскәүне Украинаны гаепләмәскә чакыра.
  • Һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең тоткарланганда һәм сорау алуларда газаплауларга дучар булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG