Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Крокус"тагы терракттан соң имин булмаган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылган


Моны терактта зыян күрүчеләр сораган булган. Залдагы чаршау белән кәнәфиләр янгын башлангач та берничә секунд эчендә янып киткән, әмма нормаларга ярашлы алар янгынга чыдам материаллардан эшләнгән булырга тиеш. 

Русия тикшерү комитеты Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залындагы теракт белән бәйле тагын бер җинаять эше ачкан. Бу юлы иминлек таләпләренә туры килмәүче хезмәтләр күрсәтү турында. Бу хакта мәхкәмә карарына сылтама белән "Новости" агентлыгы хәбәр итә.

Документта әйтелгәнчә, җинаять эшен әле март ахырында ук ачканнар. Ә терактта зыян күрүчеләрнең мондый үтенеч белән тикшерүгә мөрәҗәгать итүе хакында апрель башында билгеле булган иде.

Зыян күрүчеләрнең гаризасында әйтелгәнчә, залдагы чаршау белән кәнәфиләр янгын башлангач та берничә секунд эчендә янып киткән, әмма нормаларга ярашлы алар янгынга чыдам материаллардан эшләнгән булырга тиеш.

Имин булмаган хезмәт күрсәтү үтенече белән 11 кеше мөрәҗәгать иткән, алар арасында терактта һәлак булучыларның туганнары да бар.

Элегрәк "Новости" агентлыгы шаһитләр янгын сүндерү системы эшләмәгән дип әйтте, дип язган иде. "Шаһитләрдән сораштыру күрсәткәнчә, янгын сүндерү системының автомат рәвештә су белән порошок җибәрү өчен җавап бирә торган өлеше концерт залында янгын башлангач эшләмәгән", дип яза агентлык чыганагы сүзләренә таянып.

Нәтиҗәдә янгын 13 мең дүрткел метр диярлек мәйданда таралды. Концерт залы тулысынча янып бетте. Белешмәләргә күрә, күпләр һөҗүм итүчеләр ачкан атышта түгел, нәкъ менә янгында үлгән.

Crocus Group ширкәтендә моның белән килешмәделәр. Ширкәт хуҗасы Араз Агаларов әйтүенчә, теракт вакытында янгын сүндерү системы "гадәттәгечә эшләгән" һәм хәтта аны иртәнге сәгать дүрттә дә сүндерүне сораганнар, чөнки ул янып беткән бинада эшләвен дәвам иткән.

7 апрельдә тикшерү "Крокус Сити Холл"да янгын иминлеге кагыйдәләре бозылу ихтималы белән бәйле "гамьсезлек" турында җинаять эше ачты. Шикләнелүчеләр - концерт залындагы янгын иминлеге өчен җавап бирүчеләр, шулай ук "Крокус"ның янгын такымы җитәкчесе иде. Аларның исеме әйтелмәде, читкә чыкмау турында имза калдырулары искәртелде.

  • 22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. "Пикник" рок-төркеме концертына меңләгән кеше җыелырга тиеш иде.
  • Тикшерү комитеты мәг ълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.
  • Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә "Ислам дәүләте" террорчы төркеме алган иде. Әмма Русия хакимиятләре "Крокус"ка һөҗүм ясауда Украинаның катнашы бар дип килә.
  • АКШ та терактны "Ислам дәүләте" оештырган дип саный, ул Русияне һөҗүм әзерләнүе турында кисәткән булган. Көнбатыш илләре Мәскәүне Украинаны гаепләмәскә чакыра.
  • Теракт турындагы эш нигезендә 12 кешене кулга алдылар. Аларның барысы да диярлек Таҗикстан ватандашлары. Һөҗүмдә гаепләнүчеләрнең тоткарланганда һәм сорау алуларда газаплауларга дучар булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG