Татарстанның Кукмара районы Түбән Үрәс авылындагы 117 еллык мәчетне Русиянең мәдәни мирас объекты исемлегенә кертергә телиләр. Бу хакта Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты боерыгында әйтелә. Хәзерге вакытта әлеге карар ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.
Дәүләт комитеты хәбәр итүенчә, Түбән Үрәс авылында мәчет 1907 елда Ушман елгасы буенда салынган. Ул салада таштан төзелгән беренче гыйбадәтханә була. Мәчет намаз уку залы һәм вестибюльдән тора. Бинаның үзәгендә алты кырлы манарасы булган.
Мәчетнең оригинал манарасы юкка чыккан булган, әмма бут ташларыннан салынган диварлары, яссы такта түшәмнәре, тәрәзә төбе такталары сакланган.
1991 елда мәчет мөселманнарга кайтарыла. Совет чорында ул клуб буларак кулланылган. 1994-1996 елларда мәхәллә халкы гыйбадәтханәнең түбәсен алыштыра һәм манара урнаштыра. Төзекләндерү эшләре озак барган. 2022 елда мәчетнең 115 еллыгы уңаеннан соңгы 90 елда беренче намаз укылган, дип хәбәр иткән булган Татарстан мөфтияте.
Хәзерге вакытта XIX гасырда Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы таш мәчетне төзекләндерү эшләре дәвам итә, дип хәбәр иткән иде Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты җитәкчесе Иван Гущин. Бу эшләр һимаячеләр ярдәме белән алып барылган. Быел Татарстан бюджеттан 91 млн сум бүлеп биргән. Мәчет быел яки киләсе елда ачылыр дип көтелә.
Шулай ук Кукмара районының Алан-елга авылында 1742 елгы агач мәчетне торгызу эшләре бара. Биектау районының Айбаш авылында да ХХ йөз башында салынган агач мәчеттә төзекләндерү эшләре дәвам итә.
Быел Казанда Ак мәчет һәм Иске таш мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланыр дип көтелә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум