Курски өлкәсенең Суджа шәһәрендә ут, су һәм элемтә юк. Бу шәһәр янында инде икенче көн рәттән Русия белән Украина гаскәрләренең бәрелешләре бара. Бу хакта Суджада яшәүчеләрнең туганнары белән сөйләшеп, "Вёрстка" яза.
Басма язуынча, Суджада мобил элемтә югалган диярлек. Анда яшәүчеләр белән бары тик чыбыклы телефон аша гына сөйләшеп була. Күпчелек йортларда ут һәм су, шулай ук газ юк. Шәһәрдәге һәм аның тирә-ягындагы вазгыять турында бары тик аннан үз көче белән чыгып китә алганнар аша гына белеп була, диелә.
Басма әңгәмәдәшләре сөйләвенчә, шәһәрдән китүчеләр яшәп торырга урынны үзләре эзли. Курски хакимиятләре аларны кая да булса урнаштырырга ярдәм итми.
Курски губернаторы вазифаларын үтәүче Алексей Смирнов исә бүген, 7 августта өлкәдәге вазгыятьне контрольдә тотарлык диде һәм чик буендагы торак пунктлардан вакытлы яшәү урыннарына 600ләп кешенең эвакуацияләнүен белдерде.
- Украина кораллы көчләренең даими хәрби бүлекчәләре Курски өлкәсенең Суджа районына кичә, 6 августта үтеп керде. Русия блогерлары Украина хәрбиләренең Курски өлкәсендә берничә авылны яулап алуын җиткерде.
- Сугышны хуплаучы Colonelcassad каналы украин хәрбиләре "Суджа" газ үлчәү станциясен яулап алган дип хәбәр итә. Бу станция Украина җирләре аша Европага газ кудыра. Шәһәр көчле атышларга тотыла.
- Русия президенты Владимир Путин Украина хәрбиләренең Курски өлкәсенә үтеп керүен "масштаблы провокация" дип атады һәм хөкүмәткә сивил халыкка ярдәм итәргә кушты. Бүген ул куәт оешмалары җитәкчеләре белән очрашу үткәрә, очрашуда төбәктәге вазгыять турында хисаплар тыңлаячак.
- Украина ягы әлегә бу хәлләргә рәсми фикер белдермәде.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум