Калифорниядә Лос Анжелес бүлгесендә 22 гыйнварда башланган яңа янгын берничә сәгать эчендә 38 дүрткел километр мәйданны чолгап алган. Бу хакта бүген, 23 гыйнварда Reuters хәбәр итте. 30 меңнән артык кеше мәҗбүри эвакуация турында күрсәтмәләр алган.
Лос Анжелес бүлгесе шерифы әйтүенчә, тагын 23 кешегә эвакуация булуы ихтимал дигән кисәтү бирелгән.
Яңа янгынга "Һьюз" дип исем биргәннәр. Күптән түгел Лос Анжелеста тагын бер зур янгын чыккан иде, аңа "Итон" исеме бирелде. Кичәгесе исә берничә сәгать эчендә моңа кадәр булган янгын мәйданының 66 проценты кадәрле урынга таралган.
Яңа янгын Кастаик күле янында чыккан, биредә күбрәк куаклыклар үсә, көтүлекләр бар, бер өлешендә урман урнашкан.
Янгын белән көрәшкә өчен дүрт меңнән артык янгын сүндерүчене җәлеп иткәннәр. Аны күлдән боралаклар ярдәмендә су алып, һавадан сүндерергә тырышалар диелә. Әлегә янгынны таралудан туктата алмаганнар. Бу хакта Лос Анжелес бүлгесенең янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе Энтони Марроне хәбәр итте. Төбәктә элеккечә коры, җилле һава торышы саклана, ул янгын белән көрәшүне кыенлаштыра. Әмма ялларда бераз яңгыр көтелә, ул ярдәм итәргә мөмкин.
- Калифорниядә урман янгыннары 7 гыйнварда башланды. Иң зур зыян Лос Анжелесның Пасифик-Палисейдс затлы районына килде, анда торак кварталлар хәтта тулысынча янып бетте.
- "Итон" һәм "Палисейдс" урман янгыннарында 38 кеше үлде, 180 мең кеше эвакуацияләнде, 16 меңләп корылма юк ителде һәм зыян күрде.
- Хәзерге вакытта Лос Анжелестагы "Итон" һәм "Палисейдс" янгыннарын өлешчә контрольгә алганнар, әмма януы дәвам итә.
- Янгыннардан килгән зыян 250 миллиард доллар дип бәяләнә.
- Лос Анжелес урнашкан Көньяк Калифорниядә май аеннан башлап нибары 2,5 мм явым-төшем булган. Климат үзгәрүе аркасында һава температурасының артуы һәм явым-төшемнең кимүе төбәктә янгыннар чорының иртәрәк башлануына һәм соңрак бетүенә китерә, дип искәртә Янгын сүндерүчеләр ассоциациясе.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум