Accessibility links

Кайнар хәбәр

Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләп хөкем ителгән Ирек Мәгасүмовны кире сугышка кайтарганнар


Ирек Мәгасүмов
Ирек Мәгасүмов

Ул элек үзе хезмәт иткән хәрби бүлекчәгә батальон җитәкчесе булып кайткан, диелә.

Татарстанның Мамадыш районы ире, Луһанскида 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнеп 11 елга хөкем ителгән Ирек Мәгасүмовны Украинадагы сугышка кире җибәргәннәр. Ул элек үзе хезмәт иткән хәрби бүлекчәгә батальон җитәкчесе булып кайткан. Бу хакта "Бизнес" Online" хәбәр итте.

Шул ук вакытта кичә, 4 августта "Бешеные псы" Telegram-каналында әсир төшкән украин хәрбиеннән сорау алуның видеосы чыкты. Бу видеода сорау алучы — Ирек Мәгасүмов, дип язды басма. Моны "Бизнес" Online"га Татарстан хәрбиенең хатыны Анна Мәгасүмова раслаган.

"Бешеные псы" каналында чыккан хәбәргә күрә, "Шторм" хәрби бүлекчәсе сугышчылары Авдеевка юнәлешендә берничә украин хәрбиен әсирлеккә алган. "Беренчел сорау алуларны иптәшебез "Бизон" башкара. Ул "махсус хәрби операциягә" (Русиянең Украинага каршы сугышына) кире кайтты", дип язылган.

Әйткәндәй, Русиянең "Шторм" отрядлары — нигездә элекке тоткыннардан, колониядә утыручылардан төзелә, әмма анда хәмер эчеп яки наркотик кулланып тотылганнарны, яки хәрби әмерләрне үтәүдән баш тартучыларны да җибәрәләр.

Шул ук вакытта Русия гаскәре аларны фронтның иң авыр урыннарында куллана дип хәбәр ителгән иде.

  • Быел июньдә баскынлыктагы Луһански "халык республикасы"ның хәрби мәхкәмәсе Татарстанның Мамадыш районы егете, подполковник Ирек Мәгасүмовны 11 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Аны 2023 елның августында 18 яшьлек кызны үтерүдә гаепле дип таптылар, шулай ук "хулиганлык" маддәсе нигезендә дә хөкем иттеләр.
  • Моннан тыш хәрбинең Русия каһарманы дигән исемен кире алдылар. "Подполковник" дәрәҗәсен исә саклап калганнар. Адвокаты аны Украинадагы сугышта офицер буларак катнашуын дәвам итә алачак дигән иде.
  • Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2023 елның 11 августында Мәгасүмов белән өлкән лейтенант Павел Яськевич барда ике кыз белән таныша. Алар ирләрдән пистолеттан атып күрсәтүне сорый, тик бу кызларның берсенең үлеме белән тәмамлана. 18 яшьлек Дарья Киселева ядрә ярасыннан ашыгыч ярдәм машинасында һәлак була.
  • Мәгасумовның яклавы әйтүенчә, пистолеттан аткан чакта хәрби анда бөтенләй булмаган. Чөнки бу хәл булыр алдыннан берничә минут кына алдан аңа бергә хезмәт итә торган хезмәттәше шалтыратып, татуировкалы биш егет бәйләнә дигән һәм үзенә ярдәм итүне сораган. Мәгасүмов хезмәттәше янына киткән, ә Яськевич кызлар белән калган. Коралын алып куйган чакта ул ялгыш тәтегә (курок) баса, ядрә кызларның берсенә эләгә. Ир куркып урыннан качкан, ә кыз ашыгыч ярдәм машинасында үлгән ди Мәгасумовның яклавы.
  • Быел мартта Татарстан хәрби кардәшлеге Ирек Мәгасүмовны яклап чыкты.
  • Ирек Мәгасүмовка Мәскәү Кремлендә Русия каһарманы исеме былтыр августта бирелде. Аңа бу бүләкне Русия президенты Владимир Путин шәхсән үзе тапшырды. Хәрби Украинадагы сугышта беренче көннәрдән үк дип искәртелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз
.

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG