Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше таптаган җитәкче акланды


Мәрхүмә Ольга Александринаның ике яшьлек кызы ятим калды
Мәрхүмә Ольга Александринаның ике яшьлек кызы ятим калды

Русиянең ЛУКойл нефть ширкәте вице-президенты Анатолий Барков машинада ике хатын-кызны бәрдереп үтерүдә гаепле түгел, дип табылды. Барков ятим калган ике яшьлек кызга акча вәгъдә итте.

Февраль аенда машина казасы һәм үзенең үлемендә Барков белән бәрелешкән машинаның йөртүчесе Ольга Александрина гаепле, дип табылды.

Мәскәү милициясе башлыгы Владимир Колокольцев кичә бу хөкем эшенең тәмамлануын белдерде. Аның сүзләренә караганда, тикшерү гадел булган һәм аның барышын президент Дмитрий Медведев үзе күзәткән.

Ольга Александрина белән казада аның 72 яшьлек кайнанасы Вера Сидельникова да һәлак булды

Машиналарның бәрелешкәнен күргән кешеләр Барков машинасының үз ягындагы бөкедән чыгып каршы юлдан барганын сөйләде. Һәлак булган хатынның бертуганы Анастасия Александрина Мәскәүнең Ленин проспекты кебек үзәк урамда булган бу һәлакәтнең камерага төшерелмәгәненә ышанмавын әйтте.

“Мин эшнең болай тәмамлануына аптырамыйм. Андый зур ширкәт җитәкчеләренә машина йөртүчеләре начар дигән сүз кирәкми. Әмма Ленин проспекты белән Мәскәүнең өченче боҗрасы кисешендә камералар юк дигәнгә ышанмыйм,” диде мәрхүмәнең туганы.

Милиция дәлилләрне Барковны аклар өчен яшергән, дип фаразлана.

Адвокат Людмила Айвер хөкем эшен бәйсез белгечләргә тикшерүгә тапшырачагын белдерде.

Барков казада һәлак булган Ольга Александринаның 2 яшьлек кызына 18 яше тулганчы финанс ярдәм тәкъдим итте. Ольганың ире, Сергей Сидельников та август аенда башына кан савып үлгән.
XS
SM
MD
LG