Чыгышы белән Русиядән булган, инде күптәннән АКШта яшәүче һәм фото җене кагылган Антон Орлов 2005 елда Калифорниянең төньягындагы бер йорт базында сакланучы иске тартмаларда актарыну мөмкинлеге бирелгәч үзенә нинди бәхет елмаюына ышанып бетә алмый. Бу тартмалар эчендә ул 1917 елгы инкыйлаб чорында Русиядә эшләгән америкалы христиан дин әһеле Джон Уеллс Раһилл төшергән һәм кулдан буялган пыяла фотослайдлар хәзинәсе таба. Ул слайдлар арасында шул чорда Кытай һәм Япониядә төшерелгән башка үзенчәлекле сурәтләр дә табыла.
1917 ел инкыйлабының югалып торган сурәтләре

1
Русиянең бер авылында Джон Уеллс Раһилл өч малай белән

2
Бер хәрби бункер янында газ битлекләре кигән хәрбиләр

3
Хәрбиләр Омски тимер юл вокзалы янында

4
Хәрби казармаларның эчке ягы

5
Русиядә Яшь христиан ирләр оешмасы әгъзалары тимер юл вокзалындагы халыкка тамаша күрсәтә

6
Мәскәүдә хәрабә хәлендәге бер бина

7
Раһилл Мәскәүдәге Баранов студиясендә сатып алган бер слайд

8
Кытай башкаласы Пекинда үткән бер җеназа

9
Япониядәге балыкчылар авылы