Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә 21 яшьлек Казан егетен хәрби комиссариатка ут төртү ниятендә гаепләп 4,5 елга колониягә хөкем итте


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Прокурор аны тугыз елга утыртуны сораган булган.

Дондагы Ростовтагы Көньяк бүлге хәрби мәхкәмәсе 21 яшьлек Казан егете Михаил Балабановны хәрби комиссариатны яндырмакчы булу эше нигезендә (Җинаять кодексының 30нчы маддәсе 1нче өлеше, 205нче маддәсе, 1нче өлеше) дүрт ел ярымга колониягә хөкем иткән. Бу хакта "Зона солидарности" проекты җиткерә.

Прокурор аны тугыз елга утыртуны сораган булган. Беренче ике елын ул төрмәдә утырачак, калган мөддәтен - кырыс тәртипле колониядә.

SotaVision язуынча, ул гаебен өлешчә таныган. Егет Украинадагы сугышка каршы булдым, мобилизация игълан ителгәч "Яшисем килә" ("Хочу жить") проектына шалтыраттым, дип сөйләгән. Аңа беркем җавап бирмәгән, әмма соңрак бер кеше шалтыратып, үзен "Бэн" кушаматлы украин күзләве хезмәткәре дип таныштырган. Ул егеткә Русиядән китәргә булышачагын әйткән, әмма моның өчен аңа кайбер биналарны видеога төшерергә кушкан.

Шуннан соң Бэн Балабановка "Молотов коктейле" өчен кирәкле әйберләрне сатып алып, 2022 елның 19 декабрендә Русиянең Ставрополь төбәгендәге Невинномысск шәһәре хәрби комиссариатына барып килергә кушкан, ә Балабановны анда куәт оешмалары вәкилләре көтеп торган диелә.

Адвокаты әйтүенчә, егеткә украин күзләүчесе исеменнән чынлыкта Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) вәкиле язган. Моннан тыш, Балабанов язышкан чакларында Бэнга берни дә шартлатырга җыенмыйм дигән булган, тик җинаять эше материалларында язышуның бу өлешен кертмәгәннәр.

  • Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, илдә хакимият биналарына, хәрби комиссариатларга ут төртә башладылар. Мобилизация игълан ителгәннән соң мондый һөҗүмнәрнең саны берничә тапкырга артты.
  • Ут төртүләр аркасында беркем үлмәде һәм җәрәхәтләнмәде. Башта бу очракларны чит милекне зарарлау һәм хулиганлык турындагы җинаять маддәләре нигезендә тикшерәләр иде. Әмма соңгы вакытта Русиядә хәрби комиссариатларга ут төртүләр ешрак диверсия һәм теракт буларак карала. Соңгысы нигезендә кешене гомерлек төрмәгә утыртып куюлары да бар.
  • Быел гыйнварда Уфа көллияте студентын да хәрби комиссариатны яндыру нияте өчен биш ел колониягә хөкем иткәннәр иде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG