Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә WorldSkills Russia баш мөдире, Татарстан хезмәт министрының элекке урынбасары Роберт Уразовны тикшерү изоляторына җибәргән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Роберт Уразов үзенә керем алу өчен WorldSkills Russia-ның исемнәре аталмаган хезмәткәрләре белән бергә Рострудка ялган белешмәләр биргән. Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр.

Мәскәүнең Замоскворецки районы мәхкәмәсе WorldSkills Russia һөнәрләр һәм күнекмәләр агентлыгы баш мөдирен - Татарстан хезмәт министрының элекке урынбасары Роберт Уразовны 19 августка кадәр сак астына җибәргән.

Җинаять эше материалларына күрә, Роберт Уразов үзенә керем алу өчен WorldSkills Russia-ның исемнәре аталмаган хезмәткәрләре белән бергә Рострудка ялган белешмәләр биргән. Аны зур күләмдә акча белән хәрәмләшүдә гаеплиләр (Русия Җинаять кодексының 159 маддәсе, 4 өлеше). Бу маддә нигезендә 10 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

  • Икенче дөнья сугышыннан соң Европада эшче һөнәрләрне популярлаштыручы халыкара хәрәкәт барлыкка килә һәм WorldSkills International (WSI) дигән сәүдәгә корылмаган халыкара оешма төзелә. Русия бу хәрәкәткә 2012 елда кушылды һәм 2019 елда Казанда халыкара чемпионат үткәрде.
  • 2022 елда Мәскәү Украинага һөҗүм иткәннән соң, WorldSkills Russia оешмадан чыгарылды.
  • Уразов Русиядәге WorldSkills хәрәкәтен үстерү белән 2014 елдан шөгыльләнә башлады.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG