Accessibility links

Кайнар хәбәр

Малдивлар үзләренә җир эзли


Малдив президенты Мөхәммәт Нәшид, глобаль җылыну сәбәпле илнең су астында калу куркынычына каршы, башка бер илдән җир сатып алу өчен фонд булдырылачагын белдерде.

Билгеле булганча, ап-пак ярлары, пальма агачлары һәм саф сулары белән Малдив дөньяның иң мәшһүр туризм үзәкләренең берсе. Ләкин бу оҗмахтай матур утрауны су басу куркынычы яный. Узган гасырда такым утрауларын каплаган су дәрәҗәсе, 20 сантимертрга җиткән.

1192 кече утрау һәм мәрҗән калкулыкларыннан торган Малдив утраулары җирлеге, дингез биеклегеннән бик югары түгел. Малдивның диңгез өслегеннән җирнең иң биек ноктасы 2.4 метр.

БМО хисапларына караганда, илне каплаган дингездәге су биеклеге бу гасырда 60 см күтәрелүе ихтимал.

Фаҗига куркыта

Малдив утраулары президенты Мөхәммәт Нәшит, диңгез суларынның беразга гына артуы да, ил җирлеген су астында калдырачак, дип борчыла.

Президент сүзчесе Ибраһим Хөсәен Зәки: "Глобаль җылыну малдивлар өчен бик зур мәсьәлә. Диңгез суларының күтәрелүе ил халкы өчен зур фаҗига булачак", диде.

Малдив - туризм үзәге

Малдивлар гарәп илләре кебек нефть байлары сафына керми.
Илдә иң зур керем туризмнан.


Президент Нәшид хәзер глобаль җылынуга каршы яңа фонд булдырырга тырыша. Ул моның өчен исә елына миллионлаган доллар керем ясаган туризм акчасын кулланырга җыена.

Әлеге акча өйләреннән күченергә мәҗбүр булган ил халкы өчен җир алу максатында кулланылачак.

Ил турында

Тулы исеме: Малдив җөмһүрияте
Халык саны: 306 мең
Ил киңлеге: 298 кв чакрым
Кеше башына еллык керем: $3200
Рәсми тел: Дивәле
Рәсми дин: Ислам



Охшаш мәдәният

Җир сатып алырга җыенган президент, сайланачак илнең мәдәнияте малдив халкыныкыны охшаш булуын тели.

Шул исәптән, бу илләр Һиндстан, яисә Шри Ланка булачак.

Президент Нәшит, әгәр бу хакта хәзердән ук чаралар күрелмәсә, илдәге 300 мең кешең "климат мөхәҗиренә" әйләнәчәген белдерә.

Ләкин малдивлылар дөньяда климат үзгәрү сәбәпле, илләреннән күченергә мәҗбүр булган беренче "климат мөхәҗирле" ил түгел.

Мисал өчен, Бангладешның Бола утравында яшәгән миллион ярым халык, диңгез сулары күтәрелү сәбәпле, 1995 елда су астында калган утраудан бүтән утрауга күчерелгән иде. 2005 елда, шулай ук дингез суы күтәрелгәнлектән, өйләре һәм бакчалары су астында калган Папу яңа Гинәнең Картерет утравында яшәгән 1.600 кеше башка җиргә күчәргә мәҗбүр булган иде.

Алар чыннан да качак хәленә калганнар иде. Малдив хөкүмәте исә үз халкын өйсез, мескен хәлдә калдырырга теләми һәм яңа җирләр сатып ала.

Бер илнең башка илдән җир сатып алуы да яңа күренеш түгел. Малдив президенты үзенең бу планын бәян иткәндә, 20 гасыр башларында израиллеләрнең Фәләстин җирләрен сатып алуын мисал итеп китерде.

XS
SM
MD
LG