Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә "Булмасын сугыш" дип кычкырган Динис Хәмидуллинны психиатрия хастаханәсенә япканнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Ул анда тугыз көн булган, егеткә психотроп дарулар кадаганнар.

Мәскәүдә яшәүче Динис Хәмидуллинны "Булмасын сугыш" дигән сүзе өчен тоткарлап, тугыз көн психиатрия хастаханәсендә тотканнар. Егет бу сүзләрен Кызыл мәйданда әйткән булган.

Хәмидуллинга психотроп дарулар кадаганнар, шуннан соң аңа хәрәкәт итү, басып тору авырлашкан. Бу хакта "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты адвокаты сөйләде.

14 май көнне Динис Хәмидуллинны кулга алынуын шикаять итү өчен Мәскәү шәһәр мәхкәмәсенә китергәннәр. "ОВД-Инфо" мәхкәмәдән видео чыгарды, егетнең көчкә йөргәне күренә. Мәхкәмәдә аңа ашыгыч ярдәм чакыртканнар, тик табиблар хастаханәгә алып китәргә сәбәп юк дигән.

Хәмидуллинны Мәскәү үзәгендә 28 апрельдә тоткарлаганнар. Полиция бүлекчәсендә аңа полициягә буйсынмау һәм гаскәрне кимсетү турында беркетмәләр төзелгән. Икенче көнне мәхкәмә егетне 14 тәүлеккә кулга алу карары чыгарган.

5 майда әнисенә Динисны утыру урыныннан (спецприемник) психиатрия хастаханәсенә алып китүләрен җиткергәннәр. Имештер ул полиция хезмәткәрләренә ташланган өчен һәм каршылык күрсәткән.

14 майда Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе хөкемдары Хәмидуллинны утыру урынына кире кайтарган, ул анда тагын җиде тәүлек тотылачак.

  • Русия куәт оешмалары һәм мәхкәмәләре сугышка каршы караш дип табылырдай яки Украинаны хуплау дип бәйләп булырдай теләсә нинди гамәлне һәм сүзләрне гаскәрне "кимсетү" дип саный.
  • Гаскәрне "кимсетү" маддәсе 2022 елның мартында гамәлгә кертте. Гражданнар өчен штраф күләме - иң күбе 100 мең сум, вазифаи затларга - 300 мең сум, юридик затларга - бер миллион сум. Гаскәрне бер ел эчендә тагын бер тапкыр "дискредитацияләү"дән соң Русия куәт оешмалары Җинять кодексының 280.3нче мадәсе нигезендә җинаять эше ачарга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG