Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре кыргыз дипломатының фатирына бәреп кереп миграцион исәптә торуы турында документ таләп иткән


Манас Жолдошбеков
Манас Жолдошбеков

"Дипломат һәм аның гаилә әгъзалары дипломат карталарын һәм паспортларын күрсәткәннән соң да полиция хезмәткәрләре агрессив итеп миграцион исәпкә куелу турында документларны таләп иткән, нәтиҗәдә дипломатның хатынына тән җәрәхәтләре, ә балаларына психологик зыян килгән", диелә.

Мәскәүдә полиция хезмәткәрләре Кыргызстан илчелеге киңәшчесе Манас Жолдошбековның фатирына бәреп кергән һәм аннан миграцион исәпкә басуы турында документ таләп иткән. Моңа каршы Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгы Русия илчелеге консулы Андрей Бурьевка нота тапшырган.

Бу хәл турында куәт оешмалары белән бәйле "ВЧК-ОГПУ" Теlegram-каналы язып чыкты. Канал мәгълүматынча, әлеге хәл 8 апрельдә булган. Жолдошбековның яшәгән урынына ике полиция хезмәткәре килгән, алар эчкә узу өчен ишектәге йозакны ваткан, ишекне зарарлаган диелә.

"Тәртип саклаучылар тупас итеп миграцион исәпкә басу турында документ күрсәтүне сораган. Дипломат һәм аның гаилә әгъзалары дипломат карталарын һәм паспортларын күрсәткәннән соң да полиция хезмәткәрләре агрессив итеп миграцион исәпкә куелу турында документларны таләп иткән, нәтиҗәдә дипломатның хатынына тән җәрәхәтләре, ә балаларына психологик зыян килгән", диелә канал хәбәрендә.

Кыргызстан парламенты депутаты Дастан Бекешев Жолдошбеков белән сөйләшүен әйтә, ул бу хәлнең чынлап та булуын раслаган. Аның сүзләренчә, беркемгә зыян килмәгән. "Әгәр илчелек хезмәткәрләре белән шулай кыланалар икән, иммунитеты булмаган гражданнар белән ниләр кылануларын күз алдына да китермим. Русия полициясе ерткычка әверелгән күрәсең", дип белдергән депутат.

Кыргызстан тышкы эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, кыргыз ягы Русия полициясе гамәлләренә борчылу белдерә, алар Вена конвенциясенең "Дипломатик бәйләнешләр турындагы" кагыйдәсен бозды ди.

Оешмада бу ярамый торган хәл дип белдергәннәр һәм булган вакыйгаларга ачыклык кертеп, гаепле затларны иң кыска вакыт эчендә җаваплылыкка тартуны таләп иткәннәр.

Консул Андрей Бурьев хәзерге вакытта бу хәлләрне тикшерү бара дигән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG