Accessibility links

Кайнар хәбәр

Май аендагы кыраулар Үзәк Русиядә алма белән җиләк уңышының шактый өлешен юк иткән


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Русия үзәгендә алма уңышының 70 проценты югалды, ди белгечләр. Ә Курски, Липецки, Брянски кебек сәнәгать җитештерүе көйләнгән төбәкләрендә җиләк уңышының 90 процентын кырау сугып юк иткән. Быел каен җиләгенә бәя дә 100 процентка артырга, килограммы алты мең сумга җитәргә мөмкин, дип фаразлыйлар.

Май аендагы кыраулар Үзәк Русиядә алмагачларның 70 процентына зыян салган. Бу исә алма уңышының быел нык кимүенә китерәчәк, дип белдергән "Новости" агентлыгына Җиләк-җимеш һәм үсентеләр җитештерүчеләр ассоциациясе президенты Игорь Муханин.

Аның әйтүенчә, иң нык Воронеж, Липецк, Ростов һәм Тамбов өлкәләре зыян күргән.

"Бөтен Үзәк Русия алмасыз калачак. Алмаларның 50, ә бәлки 70 проценты югалды. Бәлки Тулада бераз булыр, төньяк төбәкләрдә бәлки нәрсәдер калыр. Краснодар уңайсыз хәлдә калдырмас дип өметләнәбез инде", дигән Муханин.

Тамбовның "Дубовое" хуҗалыгы баш мөдире Валерий Черкашин да вазгыятьнең җитди булуын раслаган.

Mash мәгълүматынча, быел каен җиләгенә бәя дә 100 процентка артырга, килограммы алты мең сумга җитәргә мөмкин, чөнки Русиянең үзәктәге Курски, Липецки, Брянски кебек сәнәгать җитештерүе көйләнгән төбәкләрендә җиләкләр уңышының 90 процентын кырау сугып юк иткән.

Кичә, 27 майда Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут кыраулар аркасында алманы мөгаен чит илдән сатып алырга туры килер, дип кисәткән иде.

Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгында "Бизнес Online"-га чынлап та мондый проблем бар, тик республиканың вазгыятьне төзәтерлек мөмкинлекләре бар дип белдергәннәр.

"Алма бакчалары чәчәк аткан чорда кыраулар булды. Уңышның күпмегә кимиячәгенә хәзер бәя биреп булмый. Бу көз көне күренәчәк", дигәннәр министрлыкта.

  • Майның беренче яртысында Казанда ике тапкыр көчле суыклар булды. 13 май көнне кимендә 103 елда беренче тапкыр температура минус 2,4 градуска кадәр төште. 15 майда да 2,4 градус салкын булды, бу да соңгы 111 елдагы рекорд иде. Май ахырына кадәр Татарстанда температура күп еллык нормалардан 3 градуска түбәнрәк булачак. Мондый хәл Башкортстанда да күзәтелә.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG