2024 елда Русиядз полиция бүлекчәләрендә, вакытлыча тоту һәм тикшерү изоляторларында, махсус тоту урыннарында, мәхкәмәләрдә һәм тоткарланган вакытта кимендә 50 кеше үлгән. Моны медиада чыккан хәбәрләргә һәм дәүләт оешмалары хәбәрләренә таянып, "Вёрстка" басмасы исәпләп чыгарган.
Үлүчеләрнең 47се — ир-ат, өчесе хатын-кыз диелә. Шуларның 20се тишкерү изоляторында, унысы — полиция бүлекчәләрендә, бишесе — вакытлыча тоту изоляторында үлгән. Бишесе — тоткарланганнан соң яки тикшерү изоляторыннан хастаханәләргә китергәч, дүртесе — тоткарлаган чакта, өчесе — куәт оешмалары вәкилләренең машиналарында, берсе — киемсез килеш суыкта полиция машинасыннан төшереп калдырылгач, берсе — тоткарланганнан соң ашыгыч ярдәм машинасында һәм тагын берсе мәхкәмәдә җан биргән.
Хакимиятләр үлемнәргә ешрак мәрхүмнәрнең "сәламәтлеге белән бәйле проблемнары булуы" сәбәпче дип аңлаткан. Мәсәлән инфаркт, эпилепсия, үпкә кабару, йөрәк белән бәйле проблемнар һәм "хроник авырулар"ны телгә алганнар. Рәсми белешмәләргә күрә тагын сигез кеше үз-үзенә кул салган булган.
Үлүчеләрнең иң яшенә 23 яки 24 яшь булган. Ул Үзбәкстан ватандашы, аны төркем белән көчләүдә шикләнгәннәр. Егетне үле килеш Владивосток тикшерү изоляторында тапканнар. Иң өлкән яшьтәгесе исә 69 яшьлек Ләлә Элморзаева булган. Хатынны үз улын кеше яллап үтертүне оештыруда шикләнгәннәр. Ул кулга алынганнан соң хастаханәдә җан биргән.
Иң күп үлүчеләр Мәскәүдә булган — 15 кеше. Якутиядә — биш, Петербур һәм Дондагы Ростовта икешәр кеше.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Медиа: Былтыр Русиянең тикшерү изоляторларында, полиция бүлекчәләрендә һәм тоткарланганда кимендә 50 кеше үлгән

Үлүчеләрнең 47 се — ир-ат, өчесе — хатын-кыз.
Форум