Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: хөкүмәт кесә телефоннарына акча салганда русияләрдән паспортларын күрсәттерүне тәкъдим итә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Шулай ук Русия дигитал үсеш министрлыгы әзерләгән төзәтмәләрдә каралганча, сим-картларны да бары тик паспорт белешмәләрен Русия эчке эшләр министрлыгының базасы аша тикшерткәннән соң гына сатып алып булачак.

Русия дигитал үсеш министрлыгы "Элемтә турындагы" канунга үзгәрешләр әзерләгән. Аларга ярашлы, телефонга акча салу өчен кәгазь акчалар белән түләгәндә паспортны да күрсәтергә кирәк булачак. Бу хакта чыганакларының сүзләренә сылтама белән "Ведомости" яза.

Бу төзәтмәләрдә каралганча, сим-картларны да бары тик паспорт белешмәләрен Русия эчке эшләр министрлыгының базасы аша тикшерткәннән соң гына сатып алып булачак.

Әгәр әлеге таләпләр үтәлмәсә, сатучыга һәр сим-карт өчен ун мең сум штраф салачаклар.

Хәзерге вакытта бу төзәтмәләр төрле оешмалар арасында килештерү уза һәм аларны Русия думасы язгы сессия ахырына кадәр, ягъни 4 августка чаклы кабул итәргә мөмкин, дигән "Ведомости"га хөкүмәткә якын әңгәмәдәшчесе.

Дигитал үсеш министрлыгында моңа фикер белдермәделәр.

"Ведомости" искәртүенчә, "Элемтә турындагы" канунга төзәтмәләр җыелмасы "соры" сим-картлар проблемын һәм телефоннан шалтыратып акча каеручылар мәсьәләсен хәл итүгә юнәлтелгән.

Русия Үзәк банкы бәяләмәсенә күрә, 2023 елда телефоннан шалтыратучы караклар мөштәриләрнең рөхсәтеннән башка гына 1,17 миллион операция башкарган һәм кешеләрнең, шулай ук эшкуарлык оешмаларының 15,8 миллиард сумын урлаган. 2022 ел белән чагыштырганда мошенниклык очраклары - 33 процентка, ә урланагн акчаларның күләме 11,5 процентка арткан.

  • Күптән түгел Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республиканың авыл җирлекләре башлыкларына телефоннан шалтыратып акча каеручылар мәсьәләсендә халыкны хәбәрдар итәргә кушкан иде. "Бу акчалар аннары турыдан-туры Украина кораллы көчләрен финанслауга китә", диде Хәбиров.
  • Башкортстан эчке эшләр министрлыгы мәгълүматынча, 2023 елда республикада яшәүчеләр телефоннан шалтыратучы һәм онлайн-мошенникларга өч миллиард сум тирәсе акча күчергән.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG