Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Колонияләрдә тотык алу очраклары булгач, Русиядә чит ил ватандашларына җәза мөддәтләрен ватаннарына кайтып үтәргә тәкъдим итәләр


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Мөгаен шул рәвешле Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) "төзәтү оешмаларында тотыклар алуның яңа очракларын булдырмаска" тели, диелә.

Русиядә хөкем ителгән чит ил ватандашларына җәза мөддәтләренең калган өлешен үз илләрендә үтеп бетерү өчен гариза тапшырырга тәкъдим итәләр, дип яза "Важные истории".

Басма хокук яклаучы Иван Асташинга һәм Мордовиядәге 17нче төзәтү колониясеннән бу хәлләр белән таныш булган бер чыганакка таяна.

"Важные истории" фикеренчә, мөгаен шул рәвешле Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) "төзәтү оешмаларында тотыклар алуның яңа очракларын булдырмаска" тели.

Асташин Украина ватандашы турында сөйләгән. Ул Русия төрмәсенә әле сугыш башланганчы ук кергән булган. Бу украин озак вакытлар җәзасын ватанында үтәү хокукы алу өчен көрәшүен әйткән, ә шушы көннәрдә генә аңа отряд җитәкчесе ватанына китү өчен гариза язарга тәкъдим иткән.

ФСИН хезмәткәрләре һәм башка тоткыннар бу украинга "бөтен төзәтү оешмаларыннан да чит ил ватандашларын җибәрергә" карар кылынган, дип сөйләгән. Моңа күптән түгел Дондагы Ростов белән Волгоград өлкәсендәге колонияләрдә булган терактлар сәбәпче, дип аңлаткан.

Басманың башка бер чыганагы әйтүенчә, Мордовиянең 17нче төзәтү колониясендә дә җитәкчелек чит ил ватандашларына шушындый гаризалар язарга тәкъдим иткән. Бу колониядә ватаннарына җибәрү турындагы гаризаларны наркотиклар тарату һәм көчләү маддәсе нигезендә утыручы Беларусның — бер, Кыргызстанның - өч, АКШның — ике ватандашы язган диелә.

Ватанына кайтаруны шымчылык өчен хөкем ителгән Польша ватандашы Мариан Радзаевски да сораган, тик бу маддә нигезендә хөкем ителгәннәрне бу рәвешле илләренә кайтару каралмаган. Асташин фаразлавынча, ФСИН хезмәткәрләренә бөтен чит ил ватандашларын күндерергә кушылган, ә бу боерыкның нечкәлекләрен колония хезмәткәрләре карап та тормаган.

Адвокат Евгений Смирнов тоткыннарны ватаннарына кайтаруны депортация кебек кенә итеп рәсмиләштерергә мөмкиннәр, чөнки экстрадация өчен башка илнең рөәҗәгате булуы кирәк, дип фаразлый.

  • 2024 елның августы ахырында Волгоград өлкәсенең Суровикино шәһәрендә, дисциплинар комиссия утырышында 19нчы колония тоткыннары андагы хезмәткәрләрне тотык итеп алган иде. ФСИНның дүрт хезмәткәре үлде.
  • Куәт оешмалары вәкилләре колонияне штурмлап, бөтен тотыкларны азат итте. Росгвардия дүрт һөҗүмче дә үтерелде дип белдерде.
  • Июньдә Ростовның 1нче тикшерү изоляторындагы ике хезмәткәрне алты кеше тотык итеп алды. Һөҗүмчеләр арасында террорчылык белән бәйле җинаять эшләре фигурантлары бар, алар Русиядә тыелган Ислам дәүләте террорчы оешмасы тарафдарлары, дип җиткерелде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG