Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русия белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен АКШ кытай банкларына чикләүләр әзерли


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

2023 елда Русия сатып алган чипларның 90 проценты Кытайдан килгән диелә. Аларны ракетлар, танклар һәм очкычлар җитештерүдә кулланганнар. Банкларга каршы чикләүләрне әгәр дә Пекинны Русиягә экспортын чикләү турында дипломатик юллар белән күндерә алмасалар гына кертмәкчеләр.

АКШ кайбер кытай банкларын дөнья финанс системыннан өзәрдәй чикләүләр әзерли. Бу хакта чыганакларына сылтама белән The Wall Street Journal хәбәр итә.

Шул рәвешле Вашингтон Пекин тарафыннан Русиянең хәрби сәнәгатенә күрсәтелгән ярдәмне туктатырга өметләнә.

Америка түрәләре фикеренчә, Пекин ярдәме Мәскәүгә хәрби-сәнәгать көчләрен торгызырга булышкан, чөнки Кытай электрон схемнар, очкыч, машина һәм станоклар өчен кирәк-яраклар белән төп тәэмин итүче булган.

Банклар Русиягә экспорт булганда төп арадашчылар булып тора, алар түләүләрне башкара һәм мөштәриләре булган ширкәтләргә сәүдә операцияләре өчен кредитлар бирә, дип аңлата басма.

Америка түрәләре Европа белән сәүдә элемтәләре начараю куркынычы, доллар ала алмау ихтималы Пекинны карашларын үзгәртергә мәҗбүр итәр дип саный.

Шул ук вакытта басма язуынча, банкларга каршы чикләүләрне әгәр дә Пекинны Русиягә экспортын чикләү турында дипломатик юллар белән күндерә алмасалар гына кертмәкчеләр.

  • Соңгы атналарда Вашингтон шәхси күрешүләр һәм шалтыратышулар вакытында Пекинга басымын арттырды, АКШ кытай банкларына каршы чаралар күрергә әзер дип кисәтте. The Wall Street Journal әңгәмәдәшләре әйтүенчә, Вашингтонда дипломатик басым чикләүләр кертүгә кадәр китереп җиткермәскә ярдәм итәр дип өметләнәләр.
  • 24-26 апрельдә АКШ дәүләт сәркатибе Энтони Блинкен Кытайга киләчәк. Financial Times һәм Bloomberg мәгълүматынча, ул Русиягә хәрби технологияләр җибәрүдән туктамаса Кытайга Ак йорт тарафыннан "җәза чаралары" булачагы турында кисәтмәкче.
  • Financial Times 2023 елда Русия сатып алган чипларның 90 проценты Кытайдан килгән дип язды. Аларны ракетлар, танклар һәм очкычлар җитештерүдә кулланганнар. Узган елның соңгы чирегендә шулай ук станокларның 70 проценты Кытайдан кайтартылган, аларның балиистик ракетлар җитештерүдә кулланылган булуы бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG