Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Татарстанда ришвәт алуда шикләнеп Кама Аланы башлыгын тоткарлаганнар


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең сум тирәсе ришвәт алуда шикләнәләр.

Татарстанда куәт оешмалары вәкилләре Түбән Кама районының Кама Аланы бистәсе башлыгы Ринат Сәлахетдиновны тоткарлаган. Бу хакта чыганакларына сылтама белән "Бизнес Online" яза.

Бистә хакимиятендә тәүлек буе тентү һәм башка тикшерү эшләре барган, Сәлахетдиновны Кама Аланындагы сәүдәгә корылган бер оешмадан 120 мең сум тирәсе ришвәт алуда шикләнәләр, дип җиткерә басма.

Түрәне кичә, 5 март кичендә соң гына тикшерү комитетына сорау алуга китергәннәр. Төнне ул вакытлы тоту изоляторында үткәргән. Әлеге җинаять эше белән бәйле тагын ике кешенең тоткарлануы әйтелә.

Сәлахетдиновка 54 яшь, ул Баулы районы Урыссу авылында туган. Коммуналь-төзелеш техникумын бетергән, 1989 елда Кама Аланына килгән һәм Татар атом электр станциясе идарәсенең капиталь төзелеш бүлегендә эшли башлый.

2004 елда "Камстройпроект" төзелеш ширкәте мөдире урынбасары була. 2006 елда аны Түбән Кама районындагы Ширәмәт авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе итеп куялар. 2011 елда Кама аланы башкарма комитеты җитәкчесе була, 2020 елда бистәнең башлыгы итеп сайлана.

  • Бер атна элек Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков тоткарланган иде. Аны шәһәр бюджетыннан 2,6 миллион сум урлаган дип шикләнәләр.
  • Тикшерү фаразынча, 2017 елда, Экология һәм табигый ресурсларны куллану департаменты мөдире булып торган чакта Айнур Исхаков биш карьерны күмдерү (рекультивация) өчен "Тандем+" ширкәте белән килешү төзегән, әмма бу эшләр эшләнмәгән.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG