Accessibility links

"Медиазона": 2024 елда Русия мәхкәмәләренә кешене югалган яки һәлак булган дип тану турында 20 меңнән артык гариза кергән


Узган еллар белән чагыштырганда бу 2,5 тапкырга күбрәк диелә. Басма мәгълүматынча, 6 меңнән артык гаризаның хәрбиләр белән бәйле булуы төгәл билгеле.

2024 елда Русия мәхкәмәләренә кешеләрне югалган яки һәлак булган дип тануны сораган 20 040 гариза кергән. Бу моңа кадәр күрелмәгән саннар, дип ачыклаган "Медиазона".

Узган еллар белән чагыштырганда бу 2,5 тапкырга күбрәк диелә. Басма мәгълүматынча, гаризаларның күпчелеген хәрби бүлекчәләрнең җитәкчеләре җибәргән. Алар шул рәвешле сугышта үлгән, әмма үлеме рәсми расланмаган хәрбиләрне исемлекләреннән чыгара, диелә. .

6000нән артык гаризаның хәрбиләр белән бәйле булуы төгәл билгеле, әмма еш кына бөтен мәгълүмат яшерелгән була, дип яза "Медиазона".

Басма журналистлары язуынча, хәрби бүлекчәләр мондый гаризаларны 2024 елның икенче яртысында тапшыра башлаган. Гаризаларның саны сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр шул кадәр сизелерлек дәрәҗәдә арткан.

2023 елда вазгыять тыныч вакыттагыдан әллә ни аерылып тормаган, ул чакта кешене хәбәрсез югалган яки һәлак булган дип тану турында бөтен ил буйлап сигез меңләп гариза кергән.

Югалган хәрбиләрнең санын төгәл исәпләү авыр, ди журналистлар. Еш кына мәхкәмәләр гариза тапшыручыларны яшерә һәм карарларын чыгармый, шуңа күрә кешенең гаскәр белән бәйле булып-булмавын башка билгеләр аша ачыкларга туры килә, ди алар.

2024 елда кешене хәбәрсез югалган дип тану турындагы гаризаларның күпчелеге Ростов өлкәсендәге Октябрь районы мәхкәмәсенә кергән (1243 мөрәҗәгать).

"Медиазона" белән сөйләшкән чакта мәхкәмә рәисе ярдәмчесе Анна Велищенко мәхкәмәгә күбрәк нәкъ менә хәрбиләр мөрәҗәгать итә, дип раслаган. Велищинко сүзләренчә, мондый үтенеч белән туганнары мөрәҗәгать иткән очраклар аз.

  • 26 ноябрьдә Думада үткән түгәрәк өстәлдә саклану министры урынбасары Анна Цивилёва Украинадагы сугышта хәбәрсез югалганнарның туганнары үзләреннән ДНК үрнәкләре алуны сорап 48 мең гариза тапшырды дип әйткән иде.
  • Думаның саклану комитеты җитәкчесе Андрей Картаполов бу мәгълүматларны таратмаска чакырган. "Бу яшерен, шактый сизгер мәгълүмат. Йомгаклау документларын төзегән чакта да бу саннар беркайда да булмасын", дигән Картополов.
  • Элегрәк билгеле булганча, 2024 елда Русия төбәкләре танылмаган мәетләрнең кем булуын ачыклау өчен (моңа шул исәптән Украинага каршы сугышканарның җәсәдләре дә керә) моңарчы күрелмәгән күләмдә акча — 182,9 млн сум тоткан. Бу узган елгыдан ике тапкырга диярлек күбрәк, дип язган иде "Вёрстка".
  • Басма мондый сатып алуларны кимендә 18 төбәктә башкаруларын искәртте, ул төбәкләрнең күбесендә Украинадагы сугышта һәлак булучылар саны иң күбе.

🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG