Accessibility links

Русия президенты - Мәскәү мәчетендә


Русия президенты Дмитрий Медведевның Мәскәү җәмигъ мәчетенә килүен Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин тарихи вакыйга дип атады.

«Безнең мәчеттә күп төрле чит илләрнең ил башлыклары булганы бар, ләкин Русия патшаларыннан башлап бүгенге көн җитәкчеләренә кадәр беркемнең дә килгәне юк иде», диде Равил хәзрәт.

Бүген Мәскәүнең олы мәчете булып саналган һәм зур төзелеш барган җәмигъ мәчетендә Русия мөфтиләре ил президенты Дмитрий Медведев белән очрашты. Очрашуда Русия президенты идәрәсе җитәкчесе Сергей Нарышкин һәм 12 мөфти катнашты. Алар арасында Равил хәзрәт Гайнетдиннән тыш, Үзәк дини идарә рәисе Тәлгатъ Таҗетдин, Төньяк Кавказ мөселманнарының координация шурасы рәисе, Ставрополь өлкәсе һәм Карачай-Чәркәс республикасы мөфтие Исмаил Бердыев, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый, Башкортстан мөфтие Нурмөхәммәт Нигъмәтуллин һәм башкалар бар иде.

Президент Медведев нәкъ көндезге сәгатъ бергә килеп җитте. Аны урамда ук Равил хәзрәт Гайнетдин каршылады һәм алар җәмигъ мәчетенең эченә үтеп, тәрәзәдән урам якта барган төзелешкә дә күз салдылар.

Равил хәзрәт Русия прездидентына: «Бу мәчет Русиянең үзәк мәчете буларак, башка мөселман илләренекенә охшамаска, ә мәчетнең үз йөзе, бәлки Сөембикә манарасы чалымнары да булырга тиеш», дип белдергән.

Журналистлар һәм мөфтиләр Русия мөфтиләр шурасының конференция залына тупланды.

Президент Медведев халыкара сәясәттә мөселман оешмаларының ярдәме, абруе өчен рәхмәт белдерде. Русиянең Ислам конференциясе оешмасына күзәтүче әгъза итеп алынуында Русия мөселманнарының өлеше зур, диде ул. Һәм үзенең күптән түгел генә булган Африка илләре сәфәре турында кыскача белешмә бирде.

Мөселман оешмалары җитәкчеләренә рәхмәтләрен белдергәннән соң Дмитрий Мендведев:
«Мин бирегә сезнең фикерләрне тыңларга килдем, сөйләгез», диде.

Равил хәзрәт Гайнетдин соңгы вакытларда мөселманнар тормышында булган яңалыклар белән таныштырды. 35 мөселман иле катнашкан конференция һәм Ислам банкына багышланган очрашулар турында сөйләде. Шулай ук көз айларында Мәскәүдә «Русия һәм Ислам дөньясы» дигән темага халыкара конференция узарга тиеш, диде.

Үзенең чыгышы ахырында Равил Гайнетдин 2014 елда кышкы Олимпия уеннары узачак Сочи шәһәренә мәчет кирәклеге турында әйтте. "Президенттан теләктәшлек көтәбез», диде.

Медведев очрашулар нәтиҗәсе буларак язма тәкъдимнәр көтеп калуын әйтте. "Кайбер тәкъдимнәр, кирәк булган очракта канун нигезендә дә булырга мөмкиннәр. Ә инде Сочи мәчетенә килгәндә мәчет булырга тиеш", дигән ышанычын белдерде.

Сочида мәчет кирәклеге турында мөфти Исмаил Бердыев та әйтеп китте.

"Сочида Олимпиада вакыты өчен генә мәчет төзеләчәк, ләкин соңыннан аны ватып ташлаячаклар дигән сүзләр йөри. Шулай булмасын иде", диде ул.

Медведев төзелгәч инде гасырларга калырлык итеп төзәргә кирәклеген әйтте.

"Русия президенты кем генә булуына карамастан, барлык конфессияләрне дә тигез кайгыртырга тиеш. Мөселманнарга да гыйбадәт урыны кирәк. Алар әле һаман артып бара», диде ул.

Мәчет төзелеше һәм җир бүлеп бирү мәсьәләсен Төмән өлкәсе мөфтие Галимҗан Бикмуллин да күтәрде.


Мөфтиләр шулай ук мәчетләргә коммуналь хезмәт бәяләрен түләүдә хөкүмәт ярдәм итсә иде, дигән фикерләрен дә белдерделәр.

Шулай итеп, 15 июльдә Мәскәүнең җәмигъ мәчетенә килгән Русия президенты Дмитрий Медведев мөфтиләр белән очрашып аларның гозерләрен тыңлады һәм төзелеп яткан яңа мәчет комплексы белән танышты.

Бу очрашуны тариха вакыйга дип билгеләгән Равил хәзрәт Гайнетдин аның Русия президенты белән киләсе очрашуы 21 июльгә билгеләнгән булуын әйте. Һәм президент әле башка төбәкләрдә дә мөселманнар белән очрашуны планлаштырачак, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG