Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Төркия белән хезмәттәшлекне арттыра


Русия дәүләт башлыгы Дмитрий Медведев Сүрия сәфәрен тәмамлап, бүген кичкә таба Төркиягә килә. Кремль рәсмиләре Русия җитәкчесенең Төркия сәфәре кысаларында якынча 25ләп килешүгә кул куя алачагын белдерә.

Икътисад, энергия, ике яклы сәүдә әйләнеше, туризм, төбәк һәм халыкара мәсьәләләр каралачак Медведевнең Төркиягә сәфәре вакытында ике ил арасында яңа шура төзү килешүенә кул куелыр дип көтелә.

Төркия президенты Габдулла Гүлнең былтыр февраль аенда Мәскәүгә булган сәфәре вакытында кул куелган "уртак декларация" кысаларында хөкүмәтләрара "Югары хезмәттәшлек шурасын" төзү турында килешү имзаланачак.

Шураның эшчәнлеген дәвам иттерү өчен шулай ук беррәттән социаль форум да төзеләчәк. Әлеге форум цивиль җәмгыять оешмалары, эшкуарлар берлеге, мәдәният үзәкләре һәм яшьләр оешмалары тәшкил итәчәк. Русиянең әлегә кадәр ике ил, Германия һәм Италия белән бу төр хезмәттәшлек килешүе бар иде.

Энергия хезмәттәшлеге


Медведев сәфәренең икенче мөһим маддәсе исә ике яклы сәүдә һәм халыклар мөнәсәбәтне ныгыту максатында бер айлык сәфәрләрдә ватандашларны визадан азат итү килешүе. Ике ил арасында тулаем сәүдә күләме 2008 елда 38 миллиард долларга җиткән иде. Былтыр глобаль икътисади кризис сәбәпле, бу күләм 20 миллиард долларга төште. Яңа килешүләр ярдәмендә 5 елда бу күләмне 100 миллиард долларга арттыру күз алдында тотыла.

Кара диңгездә Самсун-Кавказ арасында көймә сәфәрләрен башлап җибәрү карала. Моның белән бергә авыл хуҗалыгы һәм чик мәсьәләсендә имзаланачак яңа килешүләр ике ил арасындагы эш мөмкинчелеген җиңеләйтер дип көтелә.

Сәфәрдә шулай ук энергия хезмәттәшлеге мәсьәләсе көн үзәк мәсьәлә булачак. Самсун-Җәйһан нефть үткәргечен башлап җибәрү өчен эшчәнлекне тизәйтергә кирәк. Төркия газ ихтияҗының зур өлешен Русиядән тәэмин итә. Хәзергәчә булган сатып алу шартлары да җиңеләйтелер дип көтелә,

Төбәк һәм Халыкара мәсьәләләр

Кремль сәфәрнең эчтәлеге турында ясаган белдерүендә, очрашу вакытында төбәк һәм халыкара мәсьәләләрнең дә каралачагын әйтте. Гыйрак, Әфганстан һәм Үзәк Азиядәге соңгы вакыйгалар белән бергә Иран атом програмы турында да фикер алышу булып дип исәпләнә.

Моннан кала соңгы елларда Төркия тышкы сәясәтендә көн үзәк тема Әрмәнстан килешүе турында да сөйләшү булачак. Төркия Кавказда чишелә алмаган Карабах мәсьәләсендә Минск төркеменә җитәкчелек иткән Русиядән мәсьәләнең чишелешендә яклау күрсәтүен таләп итә.

Ләкин Русия, Төркия-Әрмәнстан мөнәсәбәтләрен җайлаштыру процессы кысаларында Карабах мәсьәләсенә дә беррәттән чишелеш табу фикеренә каршы тора.
XS
SM
MD
LG