Chelny-biz басмасы Менделеевски районы башлыгы Радмир Беляевны Тукай районы башлыгы итеп куярдай кешеләр исемлегенә керткәннәр, дип язды.
Шулай да Беляев бу сүзләрне кире каккан. "Беренче тапкыр ишетәм. Миңа Менделеевскида да әйбәт. Тормышка ашырырга кирәкле ниятләр күп", дигән ул бу хактагы имеш-мимешләргә фикер белдереп.
Беляевтан тыш, бу вазифага Актаныш районы башлыгы Ленар Зариповны да карыйлар, диелә.
Радмир Беляев үзенең карьерасын Чаллыда башлады: шәһәр студентлары шурасы рәисе булды. Татарстан студентлар лигасы вице-президенты булып та торды. 2009-2016 елларда Чаллы башкарма комитетында төрле вазифаларда эшләде, шул исәптән эшмәкәрлек үсеше өчен җавап бирде.
- Татарстанның Тукай районы башлыгы кәнәфие Фаил Камаевтан соң бушап калды. Камаевны ришвәт алуда гаепләп җинаять эшләре ачылды.
- Камаев 2022-2023 елларда җир кишәрлекләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм җиһазлар белән ришвәтләр алган диелә. Шулай ук куәт оешмалары вәкилләре аны 2018 елда "Савино" бакчачылык оешмасында кишәрлек алган дип саный.
- Фаил Камаевны 18 августка кадәр сак астында калдырдылар.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум