Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милли фикер үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?


Татар яшьләренең “Фикер” милли дискуссия клубы оешуының бер еллыгы бәйрәм ителде. Клуб бер ел дәвамында эшләп, күренекле татарлар белән очрашулар оештырып торса да, “Фикер”нең аралашу даирәсе киңәя алмый. Милли фикерне терелтү өчен нинди чаралар күрергә кирәк?

“Фикер” клубын туган көне белән котларга тарихчылар Нурулла Гариф, Рафаил Мөхәммәтдинов, Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Чаллыдан җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова, татар яшьләре форумы рәисе Руслан Айсин, Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты деканы урынбасары, “Безнең спорт” газеты мөхәррире Радик Сабиров килде.

“Фикер” яшь татарлар тәрбияли аламы?

Клубның төп максатларының берсе - татар яшьләрендә милли үзаң тәрбияләү, татарның чын тарихына кызыксыну уяту. “Фикер”нең җитәкчесе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, клубны оештыра башлаганда 20 кешедән торган үзәк төзергә теләгәннәр.
“Максатыбызга ирештек дип саныйм. Әмма яшьләрдә милли рух тәрбияләү җиңел түгел. Аның җимешләре алдагы елларда күренер”, ди Наил Нәбиуллин.

Клуб киңәергә тиеш

Әмма тарихчы Рафаил Мөхәммәтдинов “Фикер” клубына 20 кешенең генә җыелып, сөйләшеп утыруы җитми дип саный. Ул яшьләргә Казан татар мәктәпләренең югары сыйныф укучылары белән очрашулар оештырырга, югары уку йортларында “Фикер” клубы бүлекләрен булдырырга киңәш итте.

“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов депутатлар белән түгәрәкләр өстәлләр оештырып, сөйләшүне сан саен биреп бара. Ә ни өчен монда да шундый түгәрәк өстәлләр үткәреп, фикерләрне газетта бастырып чыгармаска? “Яңа гасыр” каналы да клубта үткән очрашулардан кимендә 30 минутлык тапшыру әзерли алыр иде.
Рафаил Мөхәммәтдинов


Әгәр дә инде телевидение килмәсә, “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан” газетларын чакырырга кирәк. Алар белән бу турыда сөйләшеп карыйсы иде, бәлки килерләр”, ди Мөхәммәтдинов.

Татарның исән калу формуласы

“Фикер” клубына язучы Фәүзия Бәйрәмова Чаллыдан ук килде. Аңа клубның исеме үк ошаган икән.

“Фикер булган җирдә өмет, киләчәк бар. Безнең милләтебез бүген фикерли белми. Фикерле кешеләрне алга чыгарып, аларның фикерләрен белү җитми. Телевизорда кайчан карама артистлар интервью бирә, ә акыл ияләре белән берәү дә кызыксынмый. Татар яшьләренең соң булса да, “Фикер” клубы оештырып, фикерлеләрне бирегә чакырып, милләт турында уйлана башлаулары яхшы күренеш.

Татар халкында ике сыйфат булса, ул мәңге яшәячәк, аны Русия дә, башка милләт тә җиңә алмас. Аның беренчесе – милли рух, икенчесе – ислам әхлагы. Шушыларны бәйсез дәүләт кабырчыгы белән дә әйләндереп ала алсак, бу инде нур өстенә нур булыр иде.

Фәүзия Бәйрәмова
Әгәр дә “Фикер” яшьләре милли рух һәм ислам әхлагын тәрбияли ала икән, без исән калуның формуласын уйлап таптык дигән сүз”, диде Фәүзия Бәйрәмова.

Уралда, Себердә “Фикер” булырмы?

Тарихчы Фәүзия Бәйрәмова “Фикер” клубы яшьләренә Урал, Себер якларына барып, татарлар белән очрашулар оештырырга тәкъдим итте.

“Татар яшьләре Латвияга сәяхәткә чыгарга җыена икән. Әмма анда барып акча туздырганчы, татар тарихы белән бәйле Себергә, ана ватаныбыз Уралга байрак күтәреп барыгыз.

“Фикер” клубы ак белән караны аера белсен. Татарның иң йомшак урыны – ул яхшыдан начарны аера алмый, татарлыкның кадерен, фикернең кирәклеген, үзенең кем икәнен белми. Әгәр татар үзенең кемлеген аңласа, Русия ягына әйләнеп тә карамас иде”, ди Бәйрәмова.

“1552 ел белән мавыкмагыз!”

Бәйрәмгә Казан хакимиятенең телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән бәйләнешләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов та килгән иде. Димәк, рәсми җитәкчелек татар фикере белән кызыксына.
Ирек Арсланов


Арсланов киләчәктә “Фикер” татар мәктәпләрен тәмамлаган яшьләр клубына әйләнергә, Казан яшьләренең фикер алышу урыны булып китәргә тиеш, дип белдерде.

Әмма 1552 ел вакыйгасы – Казанның Мәскәү тарафыннан яулап алынуы белән мавыкмаска, Идел Болгары, Алтын Урдага зур игътибар бирергә чакырды.

“Рус дәүләте татар белән идарә иткәндә нинди кыенлыкларга очраганбыз, менә шул хаталарны кабатламау турында уйланырга кирәк. Аллага шөкер, сезнең уегызда мәсьәләне сугыш юлы белән хәл итү фикере юк”, ди Ирек Арсланов.

“Фикер” турында

“Фикер” клубы утырышлары һәр сишәмбе көнне кичке алтыда татар иҗтимагый үзәге бинасында (Карл Маркс урамы, 41 йорт) үтә. Ел дәвамында татар яшьләре күренекле галимнәр, тарихчылар, язучылар, сәясәтчеләр, журналистлар Рәфыйк Мөхәммәтшин, Зәки Зәйнуллин, Искәндәр Сираҗи, Дамир Исхаков, Рафаил Хәкимов, Римзил Вәли, Фәндәс Сафиуллин, Разил Вәлиев, Әлмирә Әдиятуллина, Рәмис Аширов һәм башкалар белән очрашулар оештырды. “Фикер” клубының һәр кичәсе Татарстан гимны белән тәмамлана.
XS
SM
MD
LG