Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кёльндә "исламлашуга каршы" конгресс


Конгрессне оештырган уңчы Про-Кёльн төркеме Кёльндә салыначак зур мәчет проектына каршы чыгып, төзелешне туктатырга тырышa.

Кёльн
Германиянең готик стильдәге олпат чиркәүләре белән данлыклы, Кёльн христиан шәһәрендә җәмигъ мәчет салу омтылышы Германия сәясәтендә каршылык тудырды. Мәчет төзелешенә шәһәр хакимияте рөхсәт бирде. Ләкин бу эшкә башыннан бирле каршы булган Про-Кёльн хәрәкәте, 19-20 сентябрьдә "исламлашуга каршы" конгресс уздырырга планлаштыра.

Бу конгресс шулай ук, Австрия һәм Бельгиянең уңчы партияләре, Франциянең мәшһур Жан Mари ле Пәннең үтә милләтче фиркасе дә яклау белдерә.

Конгресс 20 сентябрьдә, мәчет салыначак Һаймаркт мәйданында узачак "Көнбатыш кыйммәтләре һәм христиан гореф-гадәтләре" исемле урам җыены белән тәмамланачак.

Иран тышкы эшләр министры анти-исламлашу конгрессын" туктатыр өчен Тәһрандагы Франция илчелеге ярдәмчесен " Европа Берлегенә мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Aнти-исламлашу конгресы
Бу җыенга карата мөселман илләре ризасызлык белдерсә дә, шәһәр идарәсе тарафыннан аны уздырырга каршы чара күрелмәс дип көтелә. Әлеге мәсьәлә буенча Германиядәге хезмәткәребез Хәйретдин Садыйк шәһәр хакимиятенең реакциясе турында болай белдерде:

"Кёльн шәһәр идaрәсе мәҗлесе шәһәрдә мәчет салуга рөхсәт итүеннән соң, Кёльндәге һәм Европаның башка илләрендәге кайбер үтә уңчы оешмалар бу мәчетнең салынуына каршы чыгып, мондый чаралар күрергә карар кылды. Кёльн шәһәр идарәсе халыкның "фикер күрсәтү хокукын" күз алдында тотып, бу чарага рөхсәт бирергә булды. Ләкин әлеге хәл бер яклы гына түгел, икенче тараф та моңа протест белдереп чаралар уздырырга мөмкин", диде ул.

Кёльндә мәчет салу проекты август аенда уздырылган шәһәр шурасы җыенында, христиан-демократия берлеге һәм Про-Кёльнең каршы тавыш бирүенә карамастан, калган партияләрнең һәм шәһәр хакимияте башлыгы Фритз Шрамма яклавында шәһәр мәҗлесе тарафыннан расланган иде.

Mәчет проекты
Шәһәр хакимияте, укылган хөтбәләрнең алманча тәрҗемәсенең дә укылуы һәм азанны микрoфонсыз әйтү таләпләрен үтәү вагъдәсең искә алып проектнын кабул ителүен белдерде.

Үзе дә проектка каршы чыккан христиан демократия партиясеннән булган шәһәр башлыгы, шәһәрнең христиан күренешенә зыян китерәчәк дип фаразланган мәчетне 20 ел элек завод корылмасы буларак кулланылган бер бина урнына төзеләчәгенә басым ясады. Шрамма проектка каршы булганнарга җaвап итеп, шәһәрдәге мөселманнарнын озак еллардан бирле мәчет һәм мәдәният үзәгенә ихтыяҗы булуын әйтте.

2 мең кешене сыйдырачак Үзәк Җамигъ мәчетендә, шулай ук, кафе, ресторан, китапханә һәм хатыннар өчен аерым бүлмә каралган. Проектa шулай ук мәчеттән кала, балалар укыту һәм төрле чаралар уздыру өчен бүлмәләр, конференция залы белән бергә, зур автопарк булачагы хәбәр ителә. Шәһәр хакимияте мәчетнең 2010 елга әзер булачагын белдерде. 55 метр биеклектәгe ике манаралы мәчет 20 миллион еврога төшәр дип исәпләнә.
XS
SM
MD
LG