Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран көлә: ә таяк ике башлы


Дөньяны глобаль иктисади кризыс кайгысы урап алганда, Иран җитәкчелегенең ил иктисадына ышанычы көчле. Ә белгечләр башка карашта.

Иран рухи башлыгы Аятуллаһ Хаманәй, икътисади кризиска үз аңлатмасын бирергә кичекмәде. Хаманәй бу икътисади киеренкелекне, "көнбатыштагы либераль демократиянең ахырына җитүен күрсәтә", дип бәяләде. Ә ил президенты Әхмәдиниҗат аны "капитализм ишелүе" буларак атады.

Иран җитәкчеләре шулай ук Европа һәм Гарәп илләрең АКШ артыннан иярмәскә чакырды.

Икенче яктан Иран рәсмиләре бу кризисның Иранга тәэсери булмавын исбатлар өчен биржалардагы хиссә кәгазьләренең тотрыклыгын күрсәтә. Европа, Азия һәм АКШ биржасында зур дулкынланулар хакимлек сөргәндә Иран биржаларында чыннан да зур үзгәреш күзәтелми, барсыда үз көендә бара. Ләкин икътисад белгечләре әйтүенә караганда, бу күрсәткеч ил икътисадының көчле булуын күрсәтми, киресенчә чит ил инвестерларын җәлеп итә алмаган илдә, икътисадның үз башына юл алуы - ил икътисадының зыян күрмәвендә мөһим роль уйнады, дип белдерә алар.

Тәһрандагы икътисад белгече Гули Йосуфи болай аңлата:

"Бу кризис Иранга бик тәэсир итми кебек күренә. Сәбәбе аңлашыла да, Иран халыкара икътисади тәррәкыятттән артта калган ил. Кризис түгел, дөнья икътисадындагы уңыш та бу илгә тәэсир итми, чөнки ил икътисады чит илләрдән чикләштерелгән һәм ул күпчелек дәүләт кулында", ди белгеч.

Шулай да икътисади киеренкелек Иран өчен яхшы хәбәр түгел. Чөнки Иранның икътисадына иң зур керем энергия ягулыгын сатудан килә. Ләкин кризис сәбәпле аңа ихтыяҗ кими бара. Ул гына түгел, ихтыяҗ белән ягулык бәяләре дә кими башлады.
Бу проблем ахырда дөнья кризисы турында үзенә булган ышаныч белән дөньяга нотык тоткан Әхмәдиниҗат хакимиятенә зыян китерәчәге турында фараз белдерә белгечләр. Чөнке ул хакимияткә килгәндә нефтьтән килгән акчаны тормыш шартларын яхшыртуда кулланырга вәгъда иткән иде.

Узган җәйдә нефтьнең бер мичкәсенең бәясе 150 долларга кадәр күтәрелгәндә, Иран бер айда нефть сатудан 7.5 миллиард доллар акча казанган иде. Ләкин хәзер шул ук нефтьнең бәясе 70 долларга кадәр төште. Шул уңайдан Әхмәдиниҗат 2009 елда булачак президент сайлавы чаралары өчен, күбрәк акча сарыф итәлмиячәк дигән фаразлар бар.

"Дөньяда икътисады киеренкелекнең арта баруы һичшиксез нефткә булган таләпкә турыдан-туры тәэсир итә. Бу хәл исә Ирандагы җитәкчеләргә, алдагы еллардагыча үз хаталарын ябу өчен күп акчалар түгеп текә сайлау алды чаралары әзерләү мөмкинчелегенә күләгә төшерә. Нефтьтән килгән акчаның кимүе, халыкны канәгать калдырыр өчен кылынган сәяси һәм икътисады чаларага тәэсир итә", ди икътисад белгече Гули Йосуфи.
XS
SM
MD
LG